Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыга Зураб Церетели килә


Церетели эшләре әлегә идәнгә куелды
Церетели эшләре әлегә идәнгә куелды

30 мартта Чаллыда дөньякүләм танылган рәссам һәм сынчы Зураб Церетели күргәзмәсе ачыла.


Зураб Церетели Русиядә үзенең шәхси күргәзмәләрен халкы миллион кешедән арткан шәһәрләрдә генә күрсәтеп килде. Чаллы бу уңайдан искәрмә булып чыга. Шунысы да игътибарга лаек, соңгы вакытта Церетели эшенә Русия матбугаты бик тә төрле яклы бәя биреп килә. Ни генә булмасын, аның күпчелек иҗат күргәзмәләре чит илләрдә уза, Русиядә елына 3-4 күргәзмә оештырыла. Шуларның берсе 30 марттан Чаллыда башлана. Күргәзмәне оештыручылар исемлегендә Чаллы хакимияте, Русия сәнгать академиясе, Кама сәнгать һәм дизайн институты, Чаллы картиналар галереясы җитәкчеләре күрсәтелә.

26 март көнне Церетелиның иҗат әсәрләре төялгән йөк машинасы Чаллыга килеп җитте һәм аны бушату эшләрен безгә дә күзәтергә туры килде. Аннан соң инде картиналар галереясы мөдире Флера Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек.

Флера Гайнетдинова
Флера Гайнетдинова
“Чаллыда бик матур вакыйга көтелә. Бар дөньяга танылган шәхес, рәссам Зураб Церетелиның безгә килүе көтелә. Аның әсәрләрен, монумент иҗатын бик күп илләрдә беләләр. Ул дөньяда нәкышчы, рәссам, сынлы сәнгать иҗат итүче буларак та билгеле. Ул Чаллыда да 150гә якын эшен күрсәтәчәк.

30 мартта ачылачак күргәзмәгә Зураб әфәнде үзе дә киләчәк. Бу көнне ул Чаллы студентларына осталык үрнәкләре күрсәтер дип көтелә. Аның эш алымнарын күзәтү үзе бер бәхеттер дип саныйм. Церетели үз халкына, грузиннарга да мәдхия җырлый. Бу безнең өчен дә бер этәргеч булыр, дип ышанып каласы килә. Хәзер һәр уку йортына, мәктәпләргә чыгып, бу күргәзмә хакында мәгълүмат бирдек. Кызыксынучылар бихисап.

Күргәзмә әсәрләрен бушаталар
Күргәзмә әсәрләрен бушаталар
Зураб Церетелиның Чаллыга килү тарихы бик кызыклы. Моннан ике ел элек Казанда, “Хәзинә”дә аның күргәзмәсен карадым. Шунда Зураб әфәнде белән азрак сөйләшеп алырга туры килде. "Сез күргәзмәләрегез белән гел зур шәһәрләргә генә йөрисез. Татарстанда Чаллы дигән бик матур кала бар. Ул Камаз машинасы белән билгеле. Шундый күргәзмәне биредә дә уздырып булмасмы?" дип кызыксындым. Ул тыңлап торды да, үзләренең күргәзмәләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Ул бүлеккә шалтыраттык. Күргәзмәләр буласы шәһәрләр исемлеге алдагы ике елга билгеле иде. Безнең яктан да зур теләк булгач, менә ике елдан соң күргәзмә безгә килде”, диде Флера ханым.

Бер айга якын эшләячәк күргәзмәгә керү бәяләре белән дә кызыксындык. Зурлар 200, студентлар 150, мәктәп балалары 100 сум түләп, Зураб Церетели эше белән таныша ала.
XS
SM
MD
LG