Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян татар яшьләре форумда дини мәсьәләләрне тикшерәчәк


Ульяндагы татар яшьләре
Ульяндагы татар яшьләре

31 мартта Ульянда узачак Татар яшьләре форумында төп басым ислам диненә ясалачак. Анда эшмәкәрләр дә, студентлар да, мәктәп укучылары да чакырылган.

Ульянда татар яшьләре форумы инде дүртенче тапкыр уза. Ульянның "Яңа дулкын" татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Марат Хәйруллин сүзләренчә, бу чара ярдәмендә, татар яшьләре, татар эшмәкәрләре, шәкертләр, мөфтиятләр, “Ак калфак”, “Туган тел”, ягъни 10-12 оешма бер йодрыкка тупланып эшләүгә ирешкән.

Быелгы чарада пленар утырыштан тыш, ике түгәрәк өстәл сөйләшүе каралган. Беренчесе - "Татар яшьләре - диндә", икенчесе - "Татарлар һәм бизнес" дип атала.

"Без татарлар - мөселманнар. Татарлар көчле булсын өчен бай булырга тиеш. Шуңа бизнеска басым ясыйбыз. Хәләл индустрия һәм шәригать юлы белән бизнес алып бару юллары тикшереләчәк. Барлык сөйләшүләр дә татар телендә барачак. Модераторлар Ульяннан да, Казаннан да чакырылды. Татарстаннан “Өмет” пансионаты җитәкчесе Сабир хәзрәт Кәримов һәм мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе башлыгы Радик Гафуров булачак", ди ул.

Һәр милли һәм дини эшкә финанс яктан "Сембер" малтабарлар оешмасы ярдәм итеп килә.

"Сембер" малтабарлары җыены
"Сембер" малтабарлары җыены
“Атна саен шимбә көнне икедән бишкә кадәр татар теле курслары уза, аннары телне Казаннан онлайн трансляция аркылы өйрәнәбез, интернетта Казан дәүләт университетының яхшы материаллары бар. Автономия факультатив рәвештә мәктәпләргә татар телен кертергә тырыша. Без яшьләр “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәреп киләбез. Телне саклап калырга тырышабыз”, ди ул.

Форумга өлкә җитәкчелегеннән тыш, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тәбрис Яруллин, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе, өлкәдәге “Биләр” мәдрәсәсе шәкертләре, районнардагы оешма вәкилләре, аннары Ульян дәүләт педагогика университетында филология факультеты студентлары һәм укытучылары, 91нче һәм 23нче татар гимназиясе укучылары, аларның укытучылары чакырылган. Барлыгы 300 кеше булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG