Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндия татарларының яңа рәисе итеп Атик Али сайланды


Атик Али(с) һәм Окан Даһер
Атик Али(с) һәм Окан Даһер

Финляндиядәге татар оешмасының сайлау җыелышында яңа рәисе итеп Атик Али сайланды. Элекке рәис Окан Дахер әлеге вазифадан китте.

Финляндия “Ислам” җәмгыяте мөтәвәли хәятенең яңа рәисе итеп татарлар юрист Атик Алины сайлап куйды. Гомумән еллык сайлау җыелышына рәислеккә ике намзәт тәкъдим ителде – ул гамәлдәге рәис Окан Даһер һәм аның урынбасары Атик Али. 130дан артык мәхәллә әгъзасы өстенлекне 49 яшьлек Атик Алига бирде.

Һелсинки университетының юридик факультетын тәмамлаган Али һәрдаим милли һәм дини тормышка зур игътибар юнәлтте. Ул Финляндия татар мәхәлләсенең хәрәкәте эшенә 25 яшьтә керешә һәм намазларда, дини утырышларда һәм гомумән мәхәлләнең эшендә һәрвакыт катнашып килә.

Финляндия татарлары имамы Рамил Билал әйтүенчә, Атик әфәнденең дини тормыш белән кызыксынуы әтисе – Абдуллаһ Алиның тәэсире нәтиҗәсе. Абдуллаһ әфәнде 1982-1988 елларда мәхәлләне җитәкли. Узган елны вафат булды. Быел әтисенең истәлегенә багышлап Атик әфәнде беренче булып пәйгамбәрләр хәдисләре китабын тәрҗемә итеп бастырды. Төрле мөселман оешмаларына мәчет бүлмәләрен сатып алганда да ул юридик ярдәм күрсәтә.

Атик Алиның юрист буларак ирешкән дәрәҗәләре югары. Ул 1985-1987 елларда Һелсинки университетында юридик факультетының Финляндия резерв гаскәре офицерлары бүлеген җитәкли. 1989-1991 елларда Һелсинки һәм Ярвәнпә шәһәрләрендә хөкемдар булып тора. Бүгенге көндә ул адвокат булып хезмәт итә һәм аның төрле басмаларда хокук темасына 230дан артык мәкаләсе басылып чыккан.

Атик Алиның әлеге хезмәтләрен Финляндия татарлары югары бәяли. Сайлауда аның өстенлек алуы да моның күрсәткече булып тора. Ул хәзер өч ел дәвамында мәхәлләнең рәисе вазифасын башкарачак.

Еллык җыелышта Али мәхәлләне 24 ел җитәкләгән элекке рәис Окан Даһерга тирән рәхмәтләрен белдерде. Даһер да яңа җитәкчегә эшендә уңышлар теләде.

Әйтергә кирәк, Окан әфәнде рәислегендә татар мәхәлләсенең Финляндия һәм чит илләр белән элемтәләре ныгыды. Анда Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев, хәзерге президент Рөстәм Миңнеханов, Төркия президенты Аблуллаһ Гүл һәм премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, Финляндиянең элекке президентлары Марти Аһтисари һәм Тарья Халонен һәм башка җитәкчеләр булып китте.

Мәхәллә тулы көчкә эшли. Билгеле булганча, Финляндия татарларының Һелсинкида биш катлы биналары бар. Анда мәдәни үзәк, намаз уку бүлмәсе, спорт клубы, якшәмбе мәктәбе, китапханә урнашкан. Окан әфәнде милли үсеш өчен бар тырышлыгын да куйды. Хәзерге вакытта ул Һелсинки университетында татар телен укыта.
XS
SM
MD
LG