Наилә Фатехова иҗатының утыз еллыгына багышланган “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган бу концертта Казан кунакларыннан данлыклы Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Филюс Каһиров, Зөһрә Шәрифуллина, “Казан” бию төркеме, шулай ук мәскәүләрдән Ренат Ибраһимов, Роза Хәбибуллина, композитор Сәяр Хәбибуллин һәм башкалар катнашачак.
Чыгыш ясаучылар арасында татар җырына бик мөнәсәбәте булмаган, ләкин татар җырларын ихлас башкарган төркемнәр дә бар. Шуларның берсе – Бари Алибасов җитәкчелегендәге “На-На” төркеме булса, икенчесе – Надежда Бабкинаның “Рус җыры” төркеме. Шунысы да кызыклы: бу төркем бик популяр булган татар халык җырын башкарачак. “Нинди җыр?” дигән сорауга, Наилә ханым: “Монысы сер булып калсын әле. Концертка килгәч белерләр. Шунысын гына әйтә алам: Надежда Бабкина Әстерханда туган, татар гаиләләре белән аралашып яшәгән кеше буларак, татарчаны да яхшы аңлый, җырны бик тиз өйрәнделәр, балачакта сөйләшә дә идем дип әйтте”, диде.
Концертта тагы бер кызыклы очрашу да булачак. Концертны Зәмирә Гәрәева белән берлектә танылган артист Марат Бәшәров алып барачак. Марат әле Наилә белән берлектә” Кара күземә генә” дигән халык җырын һәм “Мең яшик” дип аталган өр-яңа җырны да башкарачак.
Без Наилә ханымнан "Маратны бу програмга чакыру авыр булмадымы, ничек ризалашты?" дип сорадык.
“Берьяктан, Марат – безнең якташ. Без Мәскәүдә тусак та, аның әнисе белән минем әни бер авылдан. Аны продюсер Ильяс Мөслимов тәкъдим итте һәм мин чакырырга булдым. Маратка шалтыраттым, минем белән җырларга теләгең юкмы, җырлый беләсеңме, дип сорадым. Ә ул, "мин көндә синең белән җырлыйм, чөнки синен кассетаң көне буе минем машинада яңгырый", диде. Шулай итеп без аның белән ике җыр яздырдык.
Юбилей концертында тәкъдим ителәчәк DVD альбомга Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Роза Хәбибуллина белән бергә язылган һәм үзем генә башкарылган җырлар да керде”, диде Наилә Фатехова.
Авторның милли рухта язылган “Без татарлар”, “Без уяндык", “Бер күрешү үзе бер гомер”, “Татар генераллары”, “Мең яшик”, “Энҗе бөртекләре” дигән җырларын мәскәүләр генә түгел, Казанда да, татар яшәгән башка төбәкләрдә дә беләләр.
“Иҗатыгыз кайчан башланды?” дигән сорауга Наилә ханым: “Элек Русия телевидениесендә “ Шире круг” дип аталган тапшыру бар иде. Беренче тапкыр шунда чакырдылар. Менә шул чыгышны үземнең иҗатымның башы дип саныйм. Ул вакытта, әлбәттә, русча җырладым. Шул ук тапшыруга икенче мәртәбә чакырганда инде татар җырын башкардым. Ләкин ул вакытта барыбер, алга таба татар җырлары җырлармын да, татар көйләре язырмын дип башыма да килмәгән иде.
Аннан Мәскәүдә Сәяр Хәбибуллин оештырган “Хыял” төркеменә чакырдылар. Без ул төркем белән Русия буйлап кына түгел, Урта Азия якларында да күптөрле чыгышлар ясадык. Тагын бер композитор – Хөсәен Куҗалиев белән очрашуны да иҗат юлымдагы бер табышым дип саныйм. Ул Габделҗаббар Кандалый сүзләренә Мәсгүдә Шәмсетдинова язган “Бер түземлек бирсен Алла” дигән җырга аранжировка ясап бирде. Мин аны Мәскәүнең иң зур стадионында “Лужники”да узган бер концертта башкардым. Бу минем дини эчтәлекле беренче җырым иде. Халык ул җырны бик яратты.
Дини рухтагы җырлар, мөнәҗәтләрне хәзер үзем оештырган “Мәдинә” төркеме белән башкарабыз. Ул төркем белән инде Иран, Йордания, Тунис, Марокко илләрендә булдык. Мөнәҗәтләрне татарча да, гарәпчә дә җырлыйбыз. Үзем дә иҗат итәм".