Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йортсыз калган казанлы гаделлек даулый


Йортсыз калган казанлы гаделлек даулый
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:59 0:00

Йортсыз, җирсез калган казанлы гаделлек даулый


Төзи башлаган йорты җимерелеп, җире тартып алынган Илшат Мостафин 28 март көнне Казанның Ирек мәйданында гаделлек таләп итеп пикет уздырды.

Илшат Мостафин шушы гаделсезлек өчен Казанның коммуналь төзелеш идарәсен һәм бу идарәне яклап чыккан мәхкәмәне гаепли. Татарстанда мәхкәмәләр гадел хөкем итми, диде ул Азатлык хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Казан янындагы Большие Клыки бистәсендә 80 процентка төзелеп беткәч җимерелгән йорты өчен ул 5 миллион сумлык мадди зыянны түләүне таләп итә. Татарстан мәхкәмәләрендә гаделлекне 2003 елдан бирле эзләсә дә, әлегә нәтиҗәгә ирешә алмаган.

Татарстан хакимияте кеше хокуклары мәсьәләсенә өстән генә карый, кеше турында гомумән уйламый, ди Мостафин. Үзенең шушы хәленә ул мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә тырыша.
XS
SM
MD
LG