Accessibility links

Улын полициядә югалткан анага ярдәм итүче юк


Улын полициядә югалткан анага ярдәм итүче юк
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

Улын полициядә югалткан анага ярдәм итүче юк


Яшел Үзәндә яшәүче Алия Шәвәлиеваның олы улы Ренат моннан өч ел элек полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Аны шәһәрнең полиция бүлегенә алып китәләр, шуннан соң ул әйләнеп кайтмый.

Баласын исән килеш тә, үлгән килеш тә таба алмаган Алия ханым бу хәлләр турында “Азатлык” хәбәрчесенә сөйләде. Ул җинаять эше ачтырырга күпме генә тырышса да, аның зарларын ишетүче табылмаган.

21 мартта ул Казанга килгән Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин белән очрашкан. Бастрыкин аның гаризасы нигезендә җинаять эше ачарга күрсәтмә биргән. Ләкин Алия ханым улы белән нәрсә булганын ачыклый алачагына ышанмый.

XS
SM
MD
LG