Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Путинга каршы җыен үтте


Уфадагы каршылык чарасы, 31 март 2012
Уфадагы каршылык чарасы, 31 март 2012

31 март үткән урам җыенында декабрь узган дәүләт думасына һәм марттагы президент сайлаулары легитим түгел дип белдерелде. Думаны таратырга, Путинның инаугурациясен уздырмаска таләп ителде.


Каршылык чарасына халык көндезге бердә башкаланың “Уфа” универмагы каршында җыелды. Артабан 4-5 километр юл узып сәүдә рәтләре каршындагы мәйданга килделәр. Полиция алдан ук чарада катнашучыларга мәйдан бүлеп куйса да, анда беренче тапкыр халыкны тимерэзләгечләр белән тикшерми керттеләр. Шулай ук бу юлы полиция хезмәткәрләре бик аз, аларның этләре исә бөтенләй юк иде. Моңа чарада катнашучы халыкның аз булуы сәбәпче булса кирәк, чөнки чарада 300дән артык кына кеше катнашты. Анда Коммунистлар һәм “Яблоко” фиркасе бүлекчәләре, Сул фронт, “Солидарность”, “Уфа тавышы” хәрәкәтләре һәм Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре катнашты. Каршылык чарасында милли оешмалардан ТИҮдән башка оешма катнашмады.

Глеб Шапошников
Глеб Шапошников
Чарадагы чыгышларда узган сайлауларның гадел булмавы әйтелде, Путинны отставкага җибәрү таләп ителде.

“Солидарность” хәрәкәте әгъзасы Глеб Шапошников: “Путин Русия белән гомер буе идарә итәргә җыена. Әйдәгез, аңа юк дип белдерик”, диде. Халык аның артыннан: “Юк! Юк!” дип кабатлап торды.

Сергей Наумкин
Сергей Наумкин
Чарадагы иң кайнар чыгышларның берсен “Яблоко” фиркасе хәрәкәте башы Сергей Наумкин ясады. Ул: “Декабрь һәм март сайлаулары легитим түгел. Путин чынлыкта беренче турда үтмәде. Ул ун проценттан күбрәк кенә тавыш җыйды. Ул безнең президент була аламы соң?” дип белдерде. Халык дәррәү: “Юк!” дип җаваплады.

Чарада Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Рәмил Хөсәенов та чыгыш ясады. Ул милли компонент бетерелү, илдәге урыс булмаган милләтләрнең үсеше чикләнүне Путинның үткәргән сәясәте белән аңлатты. Чарада катнашучыларның күпчелеге урыслар булуга карамастан, аның чыгышы да хуплап кабул ителде.

Без чарада катнашкан берничә милләттәшебез фикерләрен белештек.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Рәмил Хөсәенов: “Без миллионнан артык татар халкы исеменнән Путинның хакимиятне канунсыз алуына каршы икәнлегебезне белдерергә чыктык. Без байракларының төсләренә карамый, башкалар белән берләшеп, бергә эш итәргә тиеш”.

Җыендагы шигарләр
Җыендагы шигарләр
Вил Латыйпов: “Милләтләрнең, халыкларның мәнфәгатьләрен сайлаулар узгач тагы да кыса башладылар. Рәсми мәгълүмат чаралары дөрес булмаган хәбәрләр тарата. Мин шуңа каршылык белдерергә чыктым”.

Лилия Хөсәенова: “Тормыш бары тик каршылык чаралары гына хакимиятне эшләргә мәҗбүр итүен күрсәтә. Хөкүмәт андый чаралардан соң бераз селкенеп ала. Шуңа без чараларны ешрак һәм күбрәк кеше катнашлыгында уздырырга тиеш. Без каршылык чараларын уздыруны традициягә кертергә тиеш”.

Зөфәр Фәйзрахманов: “Путин унике ел утырды. Җитәр, аның урынына яшь һәм демократик рухтагы кеше килергә тиеш. Путин халыкларны, милләтләрне юкка чыгара. Җитәр!”

Чарада катнашучы ТИУ әгъзалары
Чарада катнашучы ТИУ әгъзалары
XS
SM
MD
LG