“Бәхеткә омтылу кешенең төп максатларыннан берсе булуны истә тотып” һәм “тулаем җитештерү күләме [...]кешеләрнең бәхетлелеген һәм сәламәтлеген тиешенчә чагылдырмауны танып” узган җәйдә кабул ителгән 65/309нчы санлы резолюция Бутанга киләсе атнада БМОның Нью-Йортка үтәчәк 66-нчы сессиясе кысаларында бәхетлелеккә багышланган югары дәрәҗә очрашу уздыру вәкаләте бирә.
Һималай тауларындагы бу патшалыкка әлеге чараны уздырырга күп кенә йолдызлар да ярдәм итәчәк. Утырышны алдан видеога яздырылган чыгышы белән Уэльс шаһзадә галиҗәнәпләре ачып җибәрә. Нобель бүләге иясе Джозеф Стиглиц һәм мәшһүр икътисадчы Джеффри Сакс “бәхетлелек күрсәткечләре” турында чыгыш ясаячак.
Бутан патшасы Джигме Кхесар Намгьялне премьер-министр Джигме Тинлей вәкиллек итәчәк.
32 яшьлек Кхесар Намгьялнең бабасы Джигме Дорджи Вангчук 40 ел элек илнең үсеш дәрәҗәсен тулаем җитештерү күләме белән түгел, ә тулаем бәхетлелек күрсәткече белән бәяләү системын керткән.
“Һәрбер гаиләнең яхшы йорты, авылда торса, җитәрлек җире булырга һәм физик эш белән артык озак шөгыльләнмәү, буш вакыт калсын өчен хезмәтне экономияләү җиһазлары булырга тиеш” ди Бутан патшасы вәкиле Карма Ура. Бутандагы интеллектуаллар әйдәмәне, сәнгатькәр Ура бер үк вакытта патша киңәшчесе дә, тулаем бәхетлелек күрсәткече системын чит илләргә танытучы да.
Моңарчы Брюссельдә Европа Комиссиясендә тулаем бәхетлелек күрсәткече турында сөйләгән Карма Ура дүшәмбе көнне Нью-Йоркта БМО утырышында да бу системаны аңлатып чыгыш ясаячак.
Чын муллык ул “искиткеч тирәлектә яшәү”, “тере сәламәтлеккә ия булу”, “якыннар белән тыгыз бәйләнештә булу” һәм “ирекле вакыт булдыру мөмкинлегенә ия булу” белән билгеләнә ди Ура.
Карма Ура системы белән үлчәгәндә Бутан халкы шактый зур уңышка ирешкән дияргә мөмкин. Һималай тауларында, Кытай белән Һиндстан арасына кысылып калган бу дәүләт дөньядагы иң ярлы һәм икътисади үсеш дәрәҗәсе иң түбән булган илләрнең берсе.
Халкы 800 мең кешегә дә тулмаган бу илдә кешеләрнең уртача айлык кереме 110 доллар тирәсе. Аларның салым түләргә акчасы җитми. Бутанда салымнарны бары еллык кереме ике мең долларга җиткән кешеләр генә түли. Шундый хәлдә булуларына карамастан, “Business Week” журналы Бутан халкын Азиядәге иң бәхетле халык дип таныды. Дөньяда бутаннар бәхетлелек дәрәҗәсе белән сигезенче урында.
Хәзер башка кайбер илләр дә Бутан халкыннан бәхетле булырга өйрәнмәкче. Моңарчы тулаем бәхелелек күрсәткече турында конференцияләр инде Тайланд, Канада, Һолландия һәм Бразилиядә үтте.
Хәзер моның белән Франция президенты Николя Саркози да кызыксына башлаган икән. Саркози Стиглцка, шулай ук Нобель бүләге алган Амартья Сенга һәм күренекле француз икътисадчысы Жан-Пол Фитуссига махсус тикшеренү үткәрергә кушкан. Бу хезмәттә илнең икътисади үсеше һәм социаль тәрәккыять дәрәҗәсе тулаем бәхетлелек күләме күрсәткечләрен, шул исәптән кешеләрнең күпме җәяү йөрүләрен, китап укуларын хәтта ни кадәр еш җенси мөнәсәбәткә керүләрен исәпкә алып бәяләнәчәк.
Сүрия һәм Иранга бәйле халыкара кризислар, шулай ук Әфганстандагы, Дарфурдагы һәм Конго демократик республикасындагы низагълар сүрәтендә Нью-Йоркта Бутан күтәргән мәсьәләләр әллә ни зур игътибар җәлеп итә алма кебек.
Шулай да Бутан патшасы Джигме Кхесар Намгьял үзенең 2004 елда чыккан китабында “Тулаем бәхетлелек күрсәткече асылда Бутанныкы булса да, аның идеяләре һәрбер илгә, халыкка һәм җәмгыятькә уңай тәэсир итә ала дип ышанам” дип яза.