Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (74)


Милләт Мәҗлесе башкорт вәкилләренең теләген исәпкә алып, Идел-Урал Штатының Башкирия исеме белән билгеле өлешендә яшәүче халыкларның мәнфәгатьләрен чагылдыручы карар чыгара.

Башкортлар белән килешергә тырышулар (II)

Комиссия Зәки Вәлиди белән килешүнең мөмкин түгеллеген белдерә. Шуннан башкорт вәкилләре исеменнән Милләт Мәҗлесе әгъзасы Сәлах Атнагулов сүз алып: “Белдерүебез кабул ителмәгәч, Мәҗлесне ташлап китүдән башка чарабыз калмый”, дип кырт кисә. Һәм бүтән башкорт вәкилләре (Мансур Халиков, Фәтхи Әхмәдуллин һәм Садыйк Габитов) белән залдан чыгып китә. Тәнәфес игълан ителә, тупраклы мохтарият комиссиясе башкортлар белән кабат сөйләшүләргә керешә.

Сөйләшүчеләр Башкорт корылтае һәм Милләт Мәҗлесе кабул иткән өлгеләр арасында аерма әллә ни күп түгел дигән фикергә килеп, үзара килешәләр. Кичке утырышта комиссия әгъзасы Сәгыйть Янгалычев депутатларга шул хакта белдерү ясый. Аның сүзен куәтләп Сәлах Атнагулов та “аңлаштык-килештек, берләшәбез” дип әйтә. Залдагылар кул чаба һәм башкорт вәкилләре белән кул кысыша. Берләшү зур уңыш буларак бәяләнә.

Берләшү шатлыгы тудырган шау-шу бераз тынгач, Милләт Мәҗлесе түбәндәге карарны чыгара. Анда, башкорт вәкилләренең теләге исәпкә алынып, Идел-Урал Штаты (дәүләте)нең Башкирия исеме белән билгеле өлешендә яшәүче халыкларның мәнфәгатьләре чагылыш таба.

Милләт Мәҗлесенең Башкортстан хакындагы карары

“Җир мәсьәләсен хәл итү, оештыручы мәҗлес һәм ил парламенты кабул итәчәк нигезләмәләр буенча җирне бүлешү, җир фондына нинди мөһаҗирләрне кабул итү мәсьәләләрен хәл итү җәһәтеннән Идел-Урал дәүләте икегә бүленә: дәүләтнең тарихта “Башкирия” исеме белән билгеле булган көнчыгыш өлеше бер территория берәмлеге (төбәк), дәүләтнең көнбатыш өлеше икенче территория берәмлеге сыйфатында кабул ителә. Җир фондын идарә итү, нормадан арткан җирләргә мөһаҗирләрне кабул итү, һәр ике территория берлегендә яшәгән халык тарафыннан сайланган җир комитетлары вазифасына керә.

Идел-Урал дәүләтенең электән Башкортстан исеме белән билгеле булган көнчыгыш өлешендәге тупраклы мохтарият органнары Милләт Мәҗлесе тарафыннан сайланган Тупраклы мохтарият һәйәте белән килешеп хәрәкәт итәләр. Милли-мәдәни һәм дини эшләр бу җирләрдә дә бары милли мохтариятнең мәркәзи һәм мәхәлли (җирле) органнары контроле астында була”.

Милләт Мәҗлесенең әлеге карары бу мәсьәлә буенча элек кабул ителгән карарга караганда чигенеш буларак бәяләнергә хаклы, чөнки документта Идел-Урал дәүләте бербөтен итеп каралса да, ике өлештән торганлыгы да күренә. Ләкин мондый ташламалар, мондый компромисс та алга таба башкорт вәкилләрен канәгатьләндерми һәм алар атаман Дутов белән хезмәттәшлеккә керә.
Милләт Мәҗлесе, әлбәттә, төрки кавемнәрнең бер-берсеннән аерылышуга юл куймаска тырыша, шуңа күрә дә әлеге карар белән беррәттән, “теләкләр” исемле документ та чыгара. Анда, җөмләдән, түбәндәгеләр әйтелә:

“Бөек төрк-татар милләтенең барлыкка килүенә зарар китергән кабиләара низагларны бетерү өчен чаралар күрү буенча” түбәндәге һәерһахлык теләкләрен халыкка белдерә: “Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары Милләт Мәҗлесе соңгы заманда башкортлык, татарлык, типтәрлек кебек бөек төрк-татар милләтенең бер бөтен оешуына зарар китерүче кабиләара низагларны һәм шуннан туган күңелсез вакыйгаларның көн узган саен артуына һәм дә кайбер урыннарда мөгаллим-мөгаллимәләргә һәм тәрәккыйпәрвәр имамнарга каршы хәрәкәт һәм һөҗүмнәр ясалуына, шул ук вакытта кайбер төрк-татар милләте вәкилләренең соңгы вакытта бәгъзе урыннарда кеше үтерүдә һәм һөҗүмнәрдә катнашып, милләтнең данлы исеменә тап төшерердәй гамәлләр кылганнарына борчылуын һәм түбәндәге теләген белдерә: Милли Идарә югарыда күрсәтелгән хәлләрне кирәксез булуын халыкка аңлатырга һәм, бу күңелсез очракларны бетерү өчен, чаралар күрергә тиеш”.

Башкортлар бер яктан Милләт Мәҗлесе белән килешү юлларын эзләсә, икенче яктан үзләре дөрес дип белгән хәрәкәт кылуны дәвам иттергәннәр, ягъни Милләт Мәҗлесе белән җитди рәвештә аңлашып эш йөртү ягында булмаганнар. Хәер, күпмедер вакыт узгач аралар кабат өзеләчәк.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG