Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурмански өлкәсе губернаторы вазифасыннан китте


Русия президенты Дмитрий Медведев Мурмански өлкәсе губернаторы Дмитрий Дмитриенконың вәкәләтләрен туктату турында фәрманга кул куйды. Дмитриенко урыныннан "үз теләге белән" киткән, дип хәбәр ителә.

Аңа кадәр үз вазифаларыннан Приморье губернаторы Сергей Дарькин һәм Сарытау өлкәсе башлыгы Павел Ипатов китте. Икесе дә урыннарыннан "үз теләкләре белән" китүен белдерсә дә, соңыннан Дарькин үзенә басым ясалуын, Ипатов исә үзенә ышанычның кимүе турында сөйләде.

Русиядә төбәк башлыкларын сайлауны кире кайтару турында сөйләшүләр бара. Президент Медведев тәкъдим иткән бу канунны Дәүләт думасы апрельдә караячак.
XS
SM
MD
LG