Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция полициясе террорда шикләнелгән кешеләрне эзли


Франция полициясе террор гамәлләренә бәйле ислам хәрәкәте вәкилләрен эзли, кимендә 10 кеше кулга алынган. Тикшерүләр илнең көньягы һәм көньяк-көнбатышында, Марсель һәм Бельгия чигенә якын Рубэ шәһәрләрендә булган. Узган атнада кулга алынган 13 кешегә террор һөҗүмнәренә катнашы булуда гаепләү белдерелде.

Исламчыларны эзләү Мөһәммәд Мераһ исемле кешенең Тулуз һәм Монтабан шәһәрләрендә ут ачып җиде кеше, шул санда яһүд балаларын атып үтергәннән соң башланды. 22 мартта аны полиция үзен атып үтерде. Мераһның Әл-Каида белән бәйләнештә булганы фаразлана.

22 апрельдә икенче тапкыр президент булып сайланырга өмет иткән Николя Саркози өчен иминлек һәм радикаль исламчылар төп проблемалар булып тора.
XS
SM
MD
LG