Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары җыены 27 апрельдә узачак


Стәрлебаш татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев
Стәрлебаш татар иҗтимагый үзәгенең яңа рәисе Хисаметдин Исмәгыйлев

Башкортстан районнарында 27 апрельдә үтәчәк милли-мәдәни мохтарият корылтаена әзерлек конференцияләре уздырыла.

Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте корылтаеның 27 апрельдә үтәчәге рәсми төстә расланды. Мохтарият рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин 6 апрель көнне бу хакта Башкортстан президенты хакимияте башлыгы Владимир Балабанов имзалаган карарны алуын әйтте.

Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, алдагы көннәрдә республика хөкүмәте рәисенең бу җыенны финанслау хакында фәрманы да дөнья күрергә тиеш. Инде хәбәр ителүенчә, узган елдан бирле Башкортстан татарларының гомум корылтае булачак дигән сүзләр йөргән иде. Әмма бу фаразлар һәм көтүләр тормышка ашмады. Татар милли-мәдәни мохтариятенең корылтае сыйфатында гына үтәчәк ул. Моны кайбер татар милли оешмалары кискен тәнкыйть белән кабул итте.

Башкортлар корылтае да, урыслар соборы да киң колачлы итеп үткәрелде, ә татарлар корылтае, әллә күпме көткәннән соң да, ярым-йорты гына үтәчәк, дип ачуын белдерә андыйлар. Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре хәтта моңа ризасызлык белдереп, Хөкүмәт йорты янындагы ял бакчасында 10 апрель көнне каршылык чарасы да оештырырга ниятли.

Ә инде бәгъзе берәүләр, күктәге торнага өмет сузганчы, кулдагы чыпчыкны ычкындырмыйк, дигән уйдан чыгып, һичьюгы мохтарият корылтаен үткәрик, дип белдерә. Татар проблемаларын хакимиятләргә җиткерү өчен барыбер бер мәйдан бит әле анысы да, ди алар.

Шул ук вакытта районнарда 27 апрель корылтаена әзерлек йөзеннән конференцияләр дә үтә башлады. Аның чираттагысын Стәрлебаш районындагы татар оешмалары вәкилләре дә уздырды. Анда Татар иҗтимагый үзәгенең яңа идарә әгъзалары сайланды. Үзәкнең рәисе итеп булдыклы милләтпәрвәр егет - Хисаметдин Исмәгыйлевны сайлап куйдылар. “Азатлык” радиосына биргән әңгәмәсендә Хисаметдин әфәнде район татарларының киләчәккә бурыч-максатлары турында сөйләде.

Хисаметдин Исмәгыйлев сүзләренчә, татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү юлында бик күп проблемалар җыелып китте. Корылтайда шулар хакында уртага салып сөйләшеп, киләчәктә җиң сызганып эшләү лязим.
XS
SM
MD
LG