Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьер-министры Кытайга килде


Төркия премьер министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Кытайга булган рәсми сәфәрен Көнчыгыш Төркестаннан башлады. Кытай премьер министры Вэн Җибауның рәсми чакыруы белән 8 апрельда Кытайга барган Төркия премьер министры Тайип Эрдоган, кытай рәсмиләр белән сөйләшүләрен уйгыр төбәге башкаласы Өремчедә башлап җибәрде. Төркия президенты Абдулла Гүл кебек Эрдоган да Кытай белән мөнәсәбәтләрдә уйгыр Көнчыгыш Төркестаннын күпер булуына өмет итүен белдерде.

Төркия премьерының рәсми Кытай сәфәренә, сәүдәгәр төркеме белән беррәттән 60лап төрек журналисты да катнаша.

Төркия вәкилчелеге Кытайда 11 апрельгә кадәр булачак.
XS
SM
MD
LG