Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә НАТОга каршы чара үтте


НАТОга каршы халык йөреше, 7 апрель, Сембер
НАТОга каршы халык йөреше, 7 апрель, Сембер

7 апрельдә Сембердә “Воля” фиркасе НАТОга каршы халык йөреше һәм митинг оештырды. Анда яңгыраган кайбер сәер белдерүләр күбрәк сәяси истериканы хәтерләтте.


Чара алдыннан һәр фатирга диярлек “Русиядә НАТОга урын юк!” дигән листовкалар таратылды. “Воля” дип аталган яңа оешма тараткан листовкадан берничә өзек:

“НАТО эзлекле рәвештә Русия чикләренә якыная: Африкадан – Якын Көнчыгышка, Либиядән – Иранга, Сүриягә. Анда, һичшиксез, сугыш булачак. Аларны үз кулына төшергәч, НАТО Русия янәшәсендә калачак. Иң башта АКШ белән Израилнең Иранга һөҗүме көтелә. Ә бу Кавказдагы хәлләрне катлауландыра ала. Димәк, янә безнең үк солдатларның каны түгеләчәк”.

“Ерак Көнчыгышта да безнең илнең хәлләре мөшкел. Кытай белән Русия арасында чикләр сизелми дә: безнең гаскәрләр Кытай-Русия чигеннән 200 чакрым ераклыкка күчерелде. Кытай Амур аша ике күпер салырга ашыга һәм гаскәрләрен Русия чигендә туплый. Шул ук вакытта урыс армиясе таркатыла бара: 1800 очкычның 1200е һавага күтәрелә алмый, хәрби флот кыскартылды, хәрби белем бирү системы җимерелде, НАТОның Русиягә кереп урнашуы илебезне наркотиклар белән тутырачак”.

Митингта катнашучы
Митингта катнашучы
“Воля” фиркасе өлкә башлыгы Сергей Морозовка “халык исеменнән” мөрәҗәгать тә бастырган. Анда өлешчә болай диелә:

  • ”Безне, өлкә халкын, шәһәребезнең Европа буенча иң зур наркотиклар күчереп төяү – перевалка базасына әйләнүе ихтималы борчый. Безне НАТО гаскәрләренең канунсыз корал кертүе – котрабандасы ихтималы борчый”.
  • “Безне илебезнең Европа өлешендә НАТО оккупациясе борчый”
  • “Безне Ульян каласының гарәп илләре тарафыннан террор объектына әйләнүе ихтималы борчый”
  • “Безне НАТО гаскәрләренең даими өлеше булган проституция үсеше борчый”
  • “Без үзебезнең ватаныбызда абориген хәлендә калуыбызны теләмибез”

Чарага килгән халык сәгать уникедә “Җиңүнең 30 еллыгы” исемле мәйдандагы һәйкәл янына җыелды. Соңрак Гончаров һәм Ленин урамнары аша Ленинның 100 еллыгы мәйданына барганда юл буе үзләренең шигарләрен яңгыраттылар:

На Руси набата звон – прогоняем НАТО вон!
Будешь на печи лежать – вновь придется воевать!

Митингтагы чыгышлар да шул ук юнәлештә булды. Аны “Воля” фиркасе җитәкчесе Светлана Пеунова ачып җибәрде:

Светлана Пеунова митингта чыгыш ясый
Светлана Пеунова митингта чыгыш ясый
“Украинада Тимошенка Русия белән газ турындагы килешү төзегәне өчен төрмәдә утыра. Бездә исә 2007 елда ук НАТО белән килешү төзегәннәр. Аның нигезендә Русия үзен НАТО әгъзасы кебек тотарга тиеш булып чыга. Бу турыда бездән сорадылармы? Юк! Мин бер ел элек үк ФСБга рәсми хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Ләкин минем хат игътибарга алынмады да”.

Отставкадагы подполковник Талынев фикеренчә, безнең илдә максатчыл рәвештә урыс халкын бетерү – геноцид сәясәте алып барыла. Ир-ат нибары уртача 41 яшьтә үлә, хатын-кызлар – 44тә. Гомер озынлыгы буенча безнең ил арттан 3-нче урында: бары тик Либия һәм Гондурастан гына алдарак. Узган елда Тереньга районында 180 бала туган. Ә 2010 елда – 319 иде.

Чыгышлар, гомумән шундый кан-күз яшьләре түгү, үзеңне кызгану аша башкаларга карата нәфрәт хисләрен ныгыту чарасына ошап калды.

Бу җәһәттән митингта катнашкан милли хәрәкәт активисты Мөнир Насыйров та үз фикерләре белән бүлеште.

“Берьяктан, урысларның бу митингы аңлашыла да кебек. Мондый чаралар башка калаларда да булды бит. Икенче яктан, митингта катнашучыларны аңлау да кыен. Аларның шигарләре арасында “Путин – агент НАТО” дигәне дә бар. Ә Путин үзе Мәскәүдәге митингларда катнашучыларны “АКШның дәүләт департаменты акчасына сатылганнар” дип атады. Ә мин бер урыс сайтында җавап сыйфатында менә нинди комментар калдырдым: “Использовать больных шовинизмом русских, как Вы сами. Вы, видимо, до конца своей жизни останетесь президентом. Ә безгә – татарларга, НАТОның перевал базасы бармы-юкмы – барыбер. Кем әйтмешли, ни холодно, ни жарко“.
XS
SM
MD
LG