Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дәүлиев эшендә гаделлеккә өмет уянды


Кеше үтерүдә гаепләнгән Айрат Дәүлиевнең эшендә яңалыклар бар. Аны төрмәдән чыгарырга мөмкиннәр. Тик Айратның адвокаты аны аклаучы дәлилләрнең күп булуына карамастан, өмет юк диярлек дигән фикердә.


Узган елның 3 декабрендә Айратны кулга алалар. Ул машина йөртүчене үтерүдә гаепләнә. "Азатлык"ка биргән әңгәмәсендә Айратның әтисе Илдархан Дәүлиев "Полиция улымнан үч ала" дигән иде.

Айрат Дәүлиев
Айрат Дәүлиев
– Ноябрь азагында улым поезд көткән вакытта Казан тимер юл вокзалына кереп җылынырга тели. Полиция хезмәткәрләре аны вокзал бинасына кертми. Ул аларга шикаять яза. Ике атна да узмый, Айратны эш урынында ук кулга алалар һәм кеше үтерүдә гаеплиләр. Шул шикаять өчен үч алалардыр инде, дип сөйләгән иде Илдархан абый.

19 яшьлек егетнең адвокаты Эдуард Иванов бу шикаятьнең эштә катнашы барлыгына ышанмый. Ул хакта Эдуард әфәнде "Азатлык" хәбәрчесенә бүген сөйләде.

– Бу шикаятьнең Айратның кулга алынуында катнашы бардыр дип уйламыйм. Бичара егет полициягә вакытында килеп эләккән. Аңа бер карау җитә – бик юаш, йомшак күңелле икәне аңлашыла. Бала бит әле ул! Полиция менә шуны куллана да инде.

"Гаебен" таныган

Полиция бүлегенә килеп эләккән Айратны ломга бәйләп куеп, тулысынча чишендерәләр. Бармакларын кисәбез дип куркыталар. Илдархан Дәүлиев шуларны сөйләде:

– Улым шул мыскыллауларга түзмичә, ниндидер кәгазьләргә кул куйган. Соңыннан бу кәгазьләрдә "Мин үз гаебемне тулысынча таныйм" дигән сүзләрнең язылганын белдек, ди Илдархан абый.

Бактың исә, Айрат берьюлы өч җинаятьтә гаепләнә икән. Беренчесе – Шакирҗанов фамилияле кешене кыйнау. Бу вакыйга 2011 елның 21 августында булган. Икенчесе – Миңнегуловны үтерү. Өченчесе – Фәйзулловны кыйнау.
Вакыйгаларның соңгы икесе 12 һәм 15 октябрьдә булган. Айрат бу җинаятьләрнең барысын да кылганын таныган булып чыга.

– Айратның сүзләренә караганда, аңа тагын берничә җинаять такмакчы булганнар. Тик ул ничектер түзгән, калганнарына кул куймаган. Мескен егет җинаятьләр санының өч кенә булуына да сөенә әле, ди адвокат Эдуард Иванов.

"Айрат гаепле түгел. Бу – көн кебек ачык"

Айратның эшенә алынган хокук белгече сүзләренчә, егетнең гаепле булмавында шикләр юк.

Эдуард Иванов
Эдуард Иванов
– Беренчедән, җинаятьләрнең өчесе дә кылынган көнне Айратның тимер алибие бар. Ул кешеләр кыйналган һәм үтерелгән вакытта егет йә эштә, йә туганнары белән бергә булган.

Икенчедән, үтерелгән Миңнегуловның хатыны биргән күрсәтмәләреннән күренгәнчә, аның иренә кемдер янаган булган. Ул хакта телефонына килгән SMS-хәбәрләр дә сакланган. Бу янаулар Миңнегуловның эше белән бәйле. Димәк, кемнеңдер аны үтерергә мотивы, ягъни сәбәбе булган. Айратның исә андый мотивы юк.

Өченчедән, кыйналган Фәйзуллов сүзләрен тыңлап карасаң, ирексездән бер фикергә киләсең: бу кешене болай сөйләргә өйрәткәннәр. Шунысы да бар: ул беркайчан да "миңа һөҗүм ясаганнар" дип полициягә мөрәҗәгать итмәгән. Хәзер исә "Мине Айрат кыйнаган" дип сөйли.

Айратның ничек итеп кулга алынуы да күп сораулар тудыра. Эш кәгазьләрендә Дәүлиев полиция тарафыннан 2011 елның 4 декабрендә кулга алынган дип язылган. Чынлыкта исә аны эшеннән 3 декабрьдә алып китәләр. 20 сәгать дәвамында Айрат кайда булган, аның белән нишләгәннәр? Бу сорауларга беркем дә җавап бирә алмый.

Бастрыкин киткәч өмет тә сүнә

Айратның әнисе улын полициядә җәберләгәннәрен исбатларга тырышып әүвәл шикаять биреп карый. Тикшерүче аның шикаяте буенча эш кузгатырга баш тарткач, ул бу тикшерүченең үзен мәхкәмәгә бирә. Берничә утырыш була. Тик Айратны җәберләүдә шикләнүче полиция хезмәткәрләре йә килмәү, йә утырышка берничәсе генә килү сәбәпле мәхкәмә булмыйча кала. Дәүлиевлар ул хакта Казанга тикшерү белән килгән Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга да сөйли.

– Бастрыкин аның белән күрешүгә килгән барлык кешеләрне тыңлаган да, аларның эшләрен Казан Тикшерү идарәсе башлыгы Николаевка тапшырган. Шулай итеп, Русия түрәсе Мәскәүгә китеп барган, ә эшләрне үзебезнең Татарстан кешеләренә калдырган, ди Эдуард Иванов.

Нәтиҗәдә, Совет районы мәхкәмәсе Айратны полициядә җәберләүләр турындагы эшне кузгатмауны дөрес дип тапкан.

– Без бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсендә яңадан тыңлаттырдык. 6 апрельдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Совет районы мәхкәмәсе карарын дөрес түгел дигән карар чыгарды, ди Иванов.

Хәзер адвокатның төп максаты – Айратны кулга алынуының дөрес булмаганын раслау.

– Канун буенча кешене ни өчен кулга алырга мөмкиннәр? Аңа берәрсе "ул җинаять кылган" дип гаепләсә, җинаятьне нәкъ менә ул кылганын дәлилләүче шаһитлар яисә аның гаебен раслаучы дәлилләр булса. Тик Айрат очрагында боларның берсе дә юк! Полиция тоткан да егетне кулга алган! Ә инде аннары гына аның гаебен раслаучы дәлилләр эзли башлаган.

"Азатлык" хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә Иванов дөреслекнең җиңеп чыгачагына ышануын, ләкин шул ук вакытта өметнең кечкенә булуын җиткерде.

– Чәчләре агара башлаган адвокатка каршы тулы бер система эшли. Мин сораган шаһитларның бөтенесе дә Айратны фәкать уңай яктан бәяли. Тик мин алардан сорау алганнан соң, ул кешеләрне полициягә алып китеп, аларны полиграф белән "Адвокат Иванов сезгә йогынты ясамадымы?" дип сорыйлар икән, - ди ул. - Тик әкренләп эшебез уңай якка таба үзгәрә. Үтерелгән Миңнегуловның хатыны биргән күрсәтмәләр асылда Айратны аклый булып чыга.

Эдуард Иванов сүзләренчә, инде 4 ай камерада утыручы 19 яшьлек Айрат үзен хәзер яхшы хис итә икән.

– Ул шушы арада шактый гына ныгыган. Күрәмсең, берьялгызы утырмавы да хәерле. Ичмасам, башкалар белән аралаша, ди Иванов.
XS
SM
MD
LG