Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея атна азагында ракета очыртачагын раслады


Төньяк Корея хакимияте галәмгә иярченне чыгарачак ракетаны очыртуга әзер булуын белдерә. Бүген чит ил журналистлары өчен узган матбугат очрашуында ракетаның планлаштырылганча атна азагында очыртылачагы әйтелде.

Ракетаны очырту Корея Халык Демократик республикасына нигез салучы Ким Ир Сен тууына 100 ел тулу уңаеннан 12-16 апрель көннәренә билгеләнгән.

Кайбер илләр Төньяк Кореянең ракета очырту планнарына борчылу белдерде. Япония, Көньяк Корея һәм АКШ үзләренең ракетага каршы саклану җиһазларын әзерләп куйды.

Кушма Штатлар һәм Көньяк Корея ракета очыртуны БМО резолюциясен бозу һәм “провокацион гамәлләр” дип бәяли.
XS
SM
MD
LG