Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар апрельне татар ае дип игълан итте


“Мин татарча сөйләшәм!” чарасы
“Мин татарча сөйләшәм!” чарасы

Узган ел “Үзебез” яшьләр хәрәкәте Татарстан җитәкчелегенә 26 апрель көнен рәсми рәвештә Татар теле яки Татарча сөйләшү көне дип игълан итәргә тәкъдим иткән иде. Рәсмиләр моңа уңай җавап бирмәсә дә, яшьләр үҗәтләнеп татарча сөйләштерү эшен дәвам иттерә. Апрель ае халык тарафыннан татар ае дип кабул ителә дип әйтә алар.


Җиде ел элек “Мин татарча сөйләшәм!” урамдагы акция буларак башланган чара елдан-ел киңәя бара. Быел да ул берничә зур чарадан тора.

Татар яшьләре 1 апрельдән башлап “Интернет татарча сөйләшә!” акциясен башлап җибәрде. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аның оештыручылары татарларны бер ай дәвамында социаль челтәрләрдә, форумнарда бер-берсе белән татарча гына аралашырга өнди. Алар Рөстәм Миңнехановтан үрнәк алырга чакыра, Twitterда Татарстан президенты еш кына татарча яза. Апрельдә узучы акция шаукымы инде сизелә башлады, Вконтакте, Facebookта күпләр аккаунтларындагы фоторәсемнәрен “Мин татарча сөйләшәм!” тамгасына алмаштыра.

Интернетта татарча сөйләштерүче, Татар Википедиясы координаторы Рашат Якупов сүзләренчә, “интернетта татарча аралашу бар, бу гадәти күренеш. Татарлар аерым төркемнәргә бүленеп, үзара аралаша, мәгълүмат җиткерә. Татар авыллары, татар тарихы, милли сәнгать кебек төркемнәр зур популярлык казана”.

Рашат Якупов
Рашат Якупов
Интернетта татарга кагылышлы мәгълүмат табу җиңеләя бара, мәктәп, оешма, авыл, шәһәр, төбәк татарлары оеша. Татнет көчәя бара. Гомумән татарча аралашуның өстенлеге дә бар. Мәсәлән, спамны, гадәттә, урыс телендә җибәрәләр, ә татар телендә әлегә бу юк. Моңа кадәр татарча гына аралашкан танышыңнан урысча хәбәр килә икән, бу спам икәнен аңлау җиңел.

Интернетта татар телле кулланучылар барлыгына сәхифәләр хуҗалары да инанды. Вконтакте тулысынча татарча эшли. Узган ел Яндекс үзенең интерфейсын, электрон почтасын татарчага тәрҗемә итте, татар хәрефләрен кулланып эзләү системын җайга салды. Без башкаларга да аларның үрнәгеннән барырга тәкъдим итәбез.

Google.com, Youtube.com, Yahoo.com, Mail.ru, Rambler.ru, Livejournal.com, Facebook.com кебек интернет ресурсларын татарчалаштыру “өмәсен” оештырмакчыбыз. Аларга хат язабыз, татар теленең өстенлекләрен аңлатабыз, кирәк булса тәрҗемә эшендә дә катнаша алабыз. Безнең тәҗрибә бар. Кайсы интернет сәхифәгә ниндирәк эчтәлектә хат язарга мөмкин икәнен uzebez.org, tatclub.net сәхифәсеннән яки Вконтактедагы махсус төркемгә кереп белешергә мөмкин. Кем тели, безнең хәрәкәткә кушыла ала. Татарстаннан читтә яшәүчеләргә дә өйләреннән чыкмыйча файдалы эштә катнашырга менә дигән мөмкинлек”, ди Рашат Якупов.

Дәүләт телләре сагында – татар яшьләре

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте быел өченче ел рәттән яшьләр өчен “Татар дозор” дип исемләнгән маҗаралы уен оештыра. Алар аны татарча хезмәт күрсәткән “Билайн” элемтә компаниясе белән берлектә уздыра. Оештыручылар хәбәр итүенчә, ел саен уенда катнашучылар саны арта, шуңа күрә быел сайлап алу турын уздыралар. Таләпләр кырысланган, мәсәлән, квестта катнашырга теләүчеләр татар телен исәпкә алмаучы җитештерүчеләргә, сәүдә үзәкләре башлыкларына, төрле оешмаларга республикада татар теленең дә дәүләт теле икәнен исләренә төшереп кимендә 5 хат язарга тиеш. Моннан тыш, хаталы элмә такталарын да фотога төшерергә кирәк булачак.



Бу эшнең башында торучы, “Үзебез” яңа буын хәрәкәте координаторы Евгений Хәмитов сүзләренчә, “Татар дозор” гади күңел ачу уены түгел, аның файдасы да шактый. Татар телен бар дип белмәгән җитештерүчеләргә, дәүләт органнарына хатлар язарга өйрәтү дә зур эш”.

“Узган ел бу эш башкарылды, “Челны-Хлеб”, “Тортугалия”, “Казанский мясокомбинат”, “Кольцо”, “Мега” кебек җитештерүчеләргә, сәүдә үзәкләренә хатлар язылды. Бердәнбер “КанАвто” автосалоны җавап бирде, “татар теленә игътибар итүегез өчен рәхмәт, без моны исәпкә алырбыз” дип әйттеләр, ә калган хатлар җавапсыз калды. Әлбәттә, нәтиҗәле эшләү кирәк, тышлыктагы урыс телендә язылган мәгълүмат белән бергә татар сүзләре дә барлыкка килүен телибез. “Татар дозор”ның максаты – яшьләрне үз хокукларын яклый белергә, канун бозылуына игътибар итәргә, хаталарны юкка чыгаруның юлларын табарга өйрәтү”, дип Хәмитов.

Квестта бары 6 такым катнаша алачак. Алар 21 апрельдә махсус төзелгән маршрутлар буйлап төрле биремнәр үтәячәк. Инде “Татар дозор”да катнашырга Казаннан тыш, Чаллы, Түбән Кама яшьләре теләк белдергән.

“Татарча белсәң, машинаны сәламлә!”

25 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” автойөреше узачак. Узган елны бу эштә Казан һәм Чаллы яшьләре берләште. Казан урамнары буенча Татарстан һәм “Мин татарча сөйләшәм!” байраклары, ябыштыргычлар белән бизәлгән автоколонна узды.

Тәбриз Яруллин
Тәбриз Яруллин
Алар үзәктән кузгалып, Казанның иң зур һәм машиналар күп йөргән урыннарда булды. Тыгыннарга очраган вакытта, татарча сөйләшүче машина йөртүчеләргә түштамгалар бүләк ителде, машина тәрәзәләренә махсус ябыштыргычлар беркетелде. “Тандем”, “Мега”, “Корстон” сәүдә үзәкләрендә тукталышлар ясалып, сораштырулар оештырылды, татарча белгәннәргә түштамгалар, футболкалар бүләк ителде, татарча белмәгән, ләкин өйрәнергә теләгәннәргә кечкенә сүзлекләр таратылды.

“Үзебез” координаторы Тәбриз Яруллин: “Бу үзенә күрә татар теленә реклам, узган елны автоколоннаны сәламләделәр, “Шәп” дип хуплаучылар шактый иде, сигнал бирделәр”, ди. Оештыручылар тимер атлы булган барлык татарларны “Мин татарча сөйләшәм!” автойөрешендә катнашырга чакыра.

26 апрель – татар теле көне

26 апрельдә, Габдулла Тукай туган көнендә ай буена дәвам иткән акция зур җанлы концерт белән тәмамланачак. Быел оештыруда кыенлыклар туган. Моңа кадәр акция Бауман һәм Университет урамнары киселешендә уза иде, аны яшьләр үз итеп, “татар чаты” дип атый иде. Хәзер биредә машиналар йөрерлек итеп юл салынды. Чараның урыны бераз күчерелә. Акция йә Шаляпин һәйкәле, йә милли банк каршында узар дип көтелә.

Бәйрәм вакытында Татарстан мәктәпләре арасында узган “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Аларга видеокамералар, фотоаппаратлар, DVD кебек кыйммәтле бүләкләр әзерләнгән. Шулай ук “Татар дозор” маҗаралы уенда җиңүче такымнар бүләкләнәчәк. Концерт барышында төрле биремнәр булачак, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең тамгасы төшерелгән футболкалар, кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак. Бәйрәм чарасы 15.00 сәгатьтә башлана.
XS
SM
MD
LG