Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: "Быелгы Болгар җыены албастысыз үтәчәк"


 Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

11 апрельдә Казанда үткән Татарстан журналистлар берлегенең XVIII җыенында Фәрит Мөхәммәтшин, Болгарга “Саклаучы” сыны әле куелмаячак, бу гамәл кичектерелде, дип белдерде.


Журналистлардан парламент рәисенә килгән сораулар арасында “Болгарга куелачак сынга рөхсәт бирсәк, без кемнәр булабыз?”, дигәне дә бар иде. Аңа җавап бирер алдыннан Татарстан парламенты рәисе, “Саклаучы” сыны тирәсендәге бәхәс җәмәгатьчелекнең бар диярлек катламнарына да җәелде дип, моның җитди бер мәсьәләгә әйләнүен таныды.

“Бу сын турында бик күп язылды. Шушы проблемга депутатлар да, сәясәтчеләр дә, журналистлар да, әби-бабайлар да, яшьләр дә тартылды. Әмма мин сезне тынычландырырга телим. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев чираттагы ялына китер алдыннан дин әһелләре белән очрашып, бу тема хакында җитди сөйләшү уздырды. Һәм бу җыелыштан 922 елда ислам кабул ителгән Болгар җирендә бу сынны куймаска дигән карар чыкты. Бу мәсьәләне кичектердек. Быелгы Болгар җыены әлеге куркыныч сыннан башка, албастысыз ("без этого чудовища") үтәчәк”, дип белдерде Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Мөхәммәтшинның бу ачыклавын журналистлар бертавыштан кул чабулар белән каршылады.
XS
SM
MD
LG