Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан журналистлар берлегенең кирәге бармы?


Узган елның 22 апрелендә "Журналистлар йортын" ачу тантанасы. Римма Ратникова (с), Фәрит Мөхәммәтшин, Зилә Вәлиева, Илсур Метшин, Кафил Әмиров, Марат Моратов.
Узган елның 22 апрелендә "Журналистлар йортын" ачу тантанасы. Римма Ратникова (с), Фәрит Мөхәммәтшин, Зилә Вәлиева, Илсур Метшин, Кафил Әмиров, Марат Моратов.

Журналистлар арасында, берлек бернинди файдасы булмаган, каләм ияләренең хокукларын якламаган, Советлар заманыннан калган кирәксез оешма, дип белдерүчеләр дә, берлектә әгъза булып тору – горурлык ул, дип әйтүчеләр дә бар.


Шагыйрә Салисә Гәрәева Чиләбедә эшләгәндә,1975 елда ук, Татарстан журналистлар берлегенә әгъза булып керә. Казанга кайткач пенсиягә чыкканчы ул “Татарстан хәбәрләре” һәм “Шәһри Казан” газетларында эшли. Гәрәева әйтүенчә, берлекнең гади журналистларда төшкән эше юк.

Салисә Гәрәева
Салисә Гәрәева
“Мин беркайчан да бу берлекнең файдасын күрмәдем. Бер-ике тапкыр үз теләгем белән эзләп аларның бер-ике чараларына барган идем. Гомерем буе аларның исемлегендә булдым, әмма ниндидер эшчәнлек алып баруларын сизмәдем. Мин ул берлекне гомумән эшләми дип беләм, елга бер җыелып алалар шикелле алар.

Татарстанда журналистлар күп булгач, берлек булырга тиештер дип уйлыйм. Язучылар берлеге шикелле. Әмма аларның да әллә ни кырганнары юк, үзләренә бер-берсенә бүләк бирешеп яталар шунда. Бу оешма кирәк дигәннән, ветераннар бар, аларга ярдәм булырга тиеш, әмма минем Казанда андый хәлнең булганын беркайчан да ишеткәнем юк.

Безнең “Социалистик Татарстан” газеты заманнарында ук эшли башлаган күренекле журналист Касыйм Тәһәүтдинов бар. Ул гомере буе журналист булган кеше, әмма берлектән аңа нинди дә булса ярдәм булганын мин белмим. Ул карт инде, 80-не тутырды. Берләшмә булгач, ветераннарны да күз алдында тоту кирәк бит.

Берлек бар дип бүген съездын ясап яттылар. Бу оешма кирәгенчә эшләми. Анда халык турында уйлаучы да юк”, диде Салисә Гәрәева.

“Берлек хакимият идарәсе коралы”

Ирекле журналист Илфат Шиһаповның мәкаләләре бүген “Ватаным Татарстан” һәм “Кәеф ничек?” газетларында басыла. Аңа кадәр ул “Татарстан яшьләре” һәм “Ватаным Татарстан” газетларында шататта эшләгән. 2001 елда Татарстан журналистлар берлегенең “Бәллүр каләм” бүләгенә ия булган.

Илфак Шиһапов
Илфак Шиһапов
Үз гомерендә бу берлеккә керүне кирәк санамаган, чөнки икенче бер оешмага, “әйдә, язучылар берлегенә кер” дип бик кыстаган вакытта, Мөдәрис Әгъләмов аңа: “Берлекләрнең файдасы шунда гына – үлгәч кабереңә бушка таш куярга мөмкиннәр”, дип әйткән булган. Шиһапов берлекләрне Советлар заманыннан калган, инде әһәмиятен югалткан оешма дип саный.

“Син күз алдыңа китерәсеңме, хөкүмәт ниндидер акча бирә торган, мисал өчен, Израиль журналистлар берлеген? Европа илләрендә үзләре төзегән һәм чынлап та кирәк дип табылган ниндидер һөнәр берлекләре булырга мөмкин. Безнең бу электән калган мирас бүген кемгәдер эш урыны гына бирә. Елына хөкүмәттән 800 мең сум акча бүлеп бирелгәч, кемнәрдер хезмәт хакы да алып утыра торгандыр. Бу берлек хакимият идарәсенең кечкенә генә бер коралы булып тора.

Бу берлек бюрократия системасы өчен, “Безнең берлек бар”, дип әйтеп хисап тоту өчен генә кирәк. Ул-бу булса, бездә журналистлар берлеге эшли, дип белдерә башлыйлар. Яшь журналист өчен һәм инде өлкәнәйгән журналист өчен бу берлектә тору, аның таныклыгына ия булу, бәлки, ниндидер дәрәҗәдер”, ди Шиһапов.

“Аксакаллар гына актив эшчәнлек алып бара”

“Яңа гасыр” телерадио ширкәтенең “Болгар” радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, журналистлар берлеге кирәк, анда әгъза булып тору үзе бер горурлык ул. Радиодан бары ике кеше генә, Люция Шәрәфиева һәм Фаил Гыймадовлар берлектә. “Бу аларның озак еллар эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешкән уңышлары”, ди Фәйзрахманов. Шул ук вакытта ул берлеккә яшьләрне тартырга кирәк дигән карашта.

Илнур Фәйзрахманов
Илнур Фәйзрахманов
“Бүген бездәге берлек әгъзаларының ниндидер өстенлекләрдән файдаланганын мин белмим. Журналистлар берлегенә кабул ителгәннәр икән, димәк аларның эшләре югары бәяләнгән дигән сүз. Менә шушы яктан гына гына мин берлекнең ниндидер бер файдасын күрәм.

Бөтен редакцияләр һәм компанияләр үз хезмәткәрләренең төрле мәсьәләләрен хәл итүдә, мисал өчен тораклы итү, матди ярдәм күрсәтүдә, журналистлар берлегенә генә аударып калдырып, аннан гына ярдәм көтеп ятарга тиеш түгел. Һәр радио, һәр редакция үз хезмәткәрләре турында үзе кайгыртырга тиеш.

Журналистлар берлеге тирәсендә барган бәхәсләргә килгәндә, мин аның эшчәнлеге кирәк дип саныйм. Ветераннарның түгел, ә яшь буын журналистларның эшчәнлеген анда күбрәк җәлеп итәргә кирәк. Чөнки бүген берлектә безнең урта буыннан югары булган журналист аксакаллар актив эшчәнлек алып бара”, ди Фәйзрахманов.

“Биналарыннан куганда да берлек сүз әйтә алмады”

“Безнең гәҗит” мөхәррире Илфат Фәйзрахманов 1987 елдан 2009 елга кадәр Татарстанда телевидение журналисты булып эшли. Телевидениедән хаксыз рәвештә “яраксыз” дип эштән җибәрелгән вакытта, мөрәҗәгать итсә дә, ул журналистлар берлегеннән теләктәшлеген күрми.

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
“1997 елда мин һөнәри яктан эшкә яраксыз дип куылу алдына барып җиттем. Куганнар иде, әмма мәхкәмә аша кире кайттым. Менә шул вакытта мин журналистлар берлегенә мөрәҗәгать иткән идем, аның җитәкчеләре бүген дә эшли, әмма бернинди дә яклау тапмадым.

Берлек булгач – ул һөнәр берлекләре кебек ниндидер теләктәшлек оешмасы да булырга тиеш. Хакимияттән, криминал, йә булмаса башка оешмалардан эзәрлекләүләр башлана икән, журналистлар берлеге калкан булып аны якларга басарга тиеш. Бүгенге берлек кемне дә булса яклый дип һичкенә дә әйтә алмыйм.

Мин үзем журналистлар берлегенең эшчәнлеген дә тоймыйм. Мин аларның берлеге барлыгын биналарыннан куып чыгарган вакытта гына белдем. Үзләрен яклап сүз әйтә алмауларыннан бераз оялдым да әле”, ди Илфат Фәйзрахманов.

“Берлекнең эше эленке-салынкы”

“Ватаным Татарстан” газетының әдәбият һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе Алсу Хәсәнова журналистлар берлеге корылтаенда басмаларыннан вәкил буларак катнашкан. Өч ел инде ул бу берлектә әгъза булып тора. Хәсәнова фикеренчә, әлеге оешманың эшен җанландырырга кирәк.

“Корылтайга килгәннәр арасында да ул хакта сүз булды, башка кешеләр дә: “Берлекнең нигә кирәге бар?”, дип әйтәчәк. Аны Русиянекенә кушу турында да сүз бара.

Мин үзем әгъза булып кергәч, берлек үткәргән берничә түгәрәк өстәлдә катнаштым. Әмма алар бик сүлпән үтә, аларны кыздырып җибәрүче юк. Берлекнең үз эшендә дә эленке-салынкылык сизелә.

Алсу Хәсәнова
Алсу Хәсәнова
Берлекне җанландыру өчен аңа яшь журналистларны тарту кирәк. Түгәрәк өстәлләр, төрле очрашулар җанлы итеп оештырылса, беркадәр берлекне дә пропагандалау булыр иде.

Бүген съезд, биш елга бер тапкыр журналистлар алдында торган проблемнарын уртага салып сөйләшә торган чара үтте. Анда безнең иң авырткан җиребез гонорар системасы да каралды, татар телендә язучылар аз икәнлеген дә сөйләделәр. Бу күтәрелгән проблемнар хәл ителүенә мин ышанып җитә алмыйм.

Берлектән ярдәм, терәк булуга килгәндә, мин үзем шәхсән кешеләрдән берлек ипотекага басу өчен һәм башка проблемнарны чишкәндә ярдәм итте дигәне ишеткәнем юк.

Минем берлеккә антиреклам да ясыйсым килми. Аның кирәге бар. Ул берлекне безгә җанландырып җибәрергә, аның барлыгын күрсәтергә кирәк. Берлек тарафыннан журналистларны ниндидер яклау да булырга тиеш.

Элек Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк бар иде. Бүген исә “Бәллүр каләм”гә генә тукталып калабыз. Журналистлар язучылардан да, башка сәнгать әһелләреннән дә ким эшләми. Шуңа күрә безнең бүген премия юк. Анысын да карау кирәк. Бу берлекне җанландырырга кирәк, аның барлыгы сизелми”, ди Алсу Хәсәнова.

* * * *

11 апрель көнне Татарстан журналистлар берлегенең корылтае үтте. Биш елга бер тапкыр була торган бу хисап һәм сайлау чарасында катнашканнар Римма Ратникованы бишенче тапкыр әлеге оешма башлыгы итеп сайлады.
XS
SM
MD
LG