Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада иң яхшы укытучыларны хөрмәтләделәр


Җиңүче татар укытучылары
Җиңүче татар укытучылары

Уфада “Ел укытучысы-2012” бәйгесенә йомгаклар ясалды. Быелгы республика ярышмасында җәмгысе 123 укытучы катнашкан. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгедә 26 укытучы катнашып, шуларның бишесе бүләкле урыннарга лаек булды.


Башкортстанда “Ел укытучысы” бәйгесе быел 22нче тапкыр оештырылды. Яңарак башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгегә дә йомгак ясалган иде. Ә хәзер урыс теле һәм әдәбияты укытучылары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары өчен оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре мәгълүм булды. Финалга кадәр мөгаллимнәр бер атна буе төрле мәктәпләрдә һәм гимназияләрдә сынау тотты: ачык дәресләр үткәрде, осталык сабаклары бирде һәм башка төрле имтиханнар үтте.

Укытучыларның һөнәри осталыгы ярышмасында җиңүчеләрне хөрмәтләү Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында үтте. Төрле мәктәпләр һәм хореография колледжы укучыларының җыр-моңнары, дәртле биюләре белән аралашып барды бу бәйрәмнең рәсми өлешләре. Тантанага Башкортстан хөкүмәте рәисе урынбасары Салават Сәгыйтов, Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Лилия Гомәрова, мәгариф министры Әлфис Гаязов һәм башка рәсми затлар килгән.

Иң башта төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Җәмгысе 8 номинациядә бәяләнгән укытучылар. Җиңүчеләр арасында төрле фәннәрдән белем бирүче татар укытучылары да бар. Шаран, Борай, Бакалы районнарыннан килгән мөгаллимнәр иде алар.

Бәйрәмнең икенче өлешендә урыс теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйге финалына чыгучылар хөрмәтләнде. 15 укытучы сынауның азагына кадәр барып җиткән. Аларның һәммәсенә дә истәлекле һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәмнең соңгы өлешендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында барган киеренке бәйгедә иң яхшы күрсәткечләргә ирешүчеләр дә сәхнәгә чакырылды. Ярышмада катнашкан 26 укытучының 13-е финалга кадәр үтә алган. Ә инде иң-иңнәр арасына 5 мөгаллимне сайлап алганнар. Алар да чәчкәләр, истәлекле бүләкләргә лаек булды.

Айгөл Мәрданова
Айгөл Мәрданова
Менә иң дулкынландыргыч мизгелләр җитә һәм төп җиңүче исеме игълан ителә. Республиканың быелгы иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы исеменә Яңавыл районы Карман авылы урта мәктәбе мөгаллимәсе Айгөл Мәрданова лаек дип таныла. Ә инде “Ел укытучысы” исеменә лаек булган мөгаллимәгә тиздән “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем дә биреләчәк. Республикада бу шулай кабул ителгән.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасындагы бәйгедә беренче биш урынны яулаган гүзәл затлар арасында Гүзәл Курамшина да бар. Ул Уфаның 64нче гимназиясендә балаларга ана теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә. Республикакүләм бәйгегә ул Уфадагы конкурста җиңеп үткән.

Гүзәл Курамшина
Гүзәл Курамшина
“Башкортстан башкаласының иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булган Гүзәл ханым “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә балаларга ана теленә кызыксыну уяту серләре һәм бәйгедән алган тәэссоратлары хакында сөйләде. “Милли мәгариф өчен катлаулы булган хәзерге шартларда бик нык эзләнергә, яңа алымнар кулланырга кирәк, Шулай иткәндә генә уңышка өмет баглап була”, ди Гүзәл ханым.

Быелгы “Ел укытучысы” бәйгесе тәмам. Әмма бүгеннән үк инде алдагы ел ярышмасына әзерлек бара. Анысында тагын да күбрәк татар укытучылары катнашыр дип өметләнергә кирәк.
XS
SM
MD
LG