Accessibility links

Кайнар хәбәр

Университет китапханәсенә Сәйфи Кудаш китаплары бүләк ителде


Бүләк китапларының бер өлеше
Бүләк китапларының бер өлеше

Башкортстан дәүләт педагогия университеты китапханәсе бу көннәрдә сирәк очрый торган китаплар белән тулыланды. Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә ханым университетка әтисенең китапханәсеннән җиде телдә чыккан 900дән артык китапны бүләк итте.


Уфада яшәүче Сөембикә Кудашева – танылган шагыйрь Сәйфи Кудашның кызы. Сәйфи Кудаш Чишмә районының данлыклы татар авылы Келәштә туган. Татар милләтенә бөек җырчы Фәридә Кудашеваны, халык шагыйре Мостай Кәримне һәм тагын әллә күпме атаклы шәхесләрне биргән авыл ул.

Сөембикә Кудашева
Сөембикә Кудашева
91нче яше белән баручы Сөембикә ханым Сәйфи Кудашның бүгенге көндә исән булган бердәнбер баласы. Ул филология фәннәре докторы, профессор. Озак еллар югары уку йортларында алман телен укытты. Ә соңгы елларда әтисенең әдәби мирасын саклау һәм аны киң җәмәгатьчелеккә дә җиткерү өчен зур тырышлык салды Сөембикә ханым. Әле исә Сәйфи Кудашның шәхси китапханәсендәге меңгә якын китапны педагогия университетына бүләк итте ул. “Фатирда гына торганчы, рухи кыйммәте зур булган китаплардан яшьләр, талиплар файда күрсен, – ди Сөембикә Кудашева.​

Сәйфи Кудаш китапханәсен ачу
Сәйфи Кудаш китапханәсен ачу
​Сәйфи Кудашның китапларын Башкорт дәүләт педагогия университетының сирәк китаплар бүлегенә урнаштырып, аның хәтер китапханәсе сыйфатында тантаналы ачтылар. Шушы күңелле вакыйга уңаеннан кунакка Сөембикә Кудашеваның үзен дә чакырдылар. Күп мөгаллимнәр, талиплар һәм журналистлар җыелган бәйрәм кичәсен университет ректоры Раил Әсәдуллин ачты һәм Сөембикә ханымга, уку йортына зур бүләк ясаганы өчен, ихлас рәхмәтләрен әйтте. Аннан соң очрашуга килүчеләр алдында Сәйфи Кудашның иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнеп фәнни хезмәтләр язган галимнәр чыгыш ясады.

Сөембикә ханым исә үз чыгышында әтисенең шәхси китапханәсе басмаларын нәкъ менә педагогия университетына бүләк итүе сәбәбен дә әйтте. “Минем тормыш иптәшем Рөстәм Кузеев шушы уку йортында ун елдан артык ректор вазыйфаларын башкарды, – ди Сөембикә Кудашева. – Ул чакта педагогия институты булган иде ул. Әлеге белем учагының казанышларында аның да өлеше бар. Шуңа да әлеге китапларны бүләк итү әтиемнең рухын шатландыру белән бергә Рөстәм Кузеевның истәлегенә дә бер якты, изге гамәл булсын”.

Сәйфи Кудашның язу машинкасы
Сәйфи Кудашның язу машинкасы
Шунысын да әйтергә кирәк, Сәйфи Кудашның озак еллар әдәби әсәрләрен үзе бастырган язу машинкасын, шагыйрьнең бюстын һәм башка шәхси әйберләрен дә тапшырды Сөембикә Кудашева университетка. Алар да халык шагыйренең хәтер китапханәсе бүлмәсендә урын алды.
XS
SM
MD
LG