Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Татарстан белән кызыксынуын арттыра, туры очыш тели


Татарстан президенты узган елны Иранда булып кайтты.
Татарстан президенты узган елны Иранда булып кайтты.

Иран Казандагы консуллыгы өчен яңа бина төзү һәм Татарстан белән туры һава бәйләнеше булдыру белән кызыксына. Бу хакта бүген Татарстан хөкүмәт йортында сөйләштеләр.

Декабрь аенда Иранда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов булып кайткан иде. Әлеге сәфәрдән соң, кайбер өлкәләрдәге киләчәк хезмәттәшлек турында буталчык белдерүләр дә ясалды. Ничек кенә булмасын, икеяклы бәйләнешләрне ныгыту теләге якларда уртак - Татарстан Иран белән нефть өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыруны кулай күрә, Тәһран исә шактый гына мөселман яшәгән Татарстан белән аерым мәдәни вә рухи багланышларны арттыру ягын карый.

Мисал өчен, 12 апрельдә Казанда Иран тышкы эшләр министрлыгының төбәк мәсьәләләре департаменты башлыгы Мөхәммәт Реза Мөршидзадә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков белән очрашты, анда Тәһран вәкиле Казанда Иран баш консуллыгы бинасы өчен җир алу мәсьәләсен күтәргән.

Билгеле булганча, Татарстан башкаласында консуллык 2007 елда ачылган иде. Шул чордан бирле алар төрле чаралар да уздырып килә, ләкин аларның күбесе мәдәни өлкәгә кагыла. Ираннан кала Татарстан башкаласында Төркиянең генә консуллыгы бар. Моңардан тыш күптән түгел Казанда Беларус илчегелегең бүлекчәсе ачылды.

Башка өлкәдәге, аеруча эшмәкәрләр арасындагы хезмәттәшлекне арттыру өчен Иран Казан белән туры һава бәйләнеше булдыру кирәклегенә басым ясый. Хәзер тулы көчкә эшләргә Русиягә виза алу авырлыгы һәм туры очышлар булмау комачаулый икән. Тәһранны шулай ук Казанда үз милли банкы вәкиллеген ачу да кызыксындыра. Мондый банклар Мәскәү белән Әстерханда инде эшләп тә килә.

“Бу әлеге төбәкләрдә багланышларны, аеруча банк өлкәсендәге хезмәттәшлекнең үсешенә китерде”, диде Мөршидзадә.


XS
SM
MD
LG