Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда авылларны су басу дәвам итә


Башкортстанның Ярмәкәй авылында 70-ләп йортны су баскан
Башкортстанның Ярмәкәй авылында 70-ләп йортны су баскан

Кинәт кенә җылытып китү һәм яңгырлар ява башлау сәбәпле, Татарстанда кайбер авылларны су басты. Бу мәсьәләне карау максатыннан Татарстан хөкүмәтенең җыелышы узды. Республиканың гидрометеорология һәм тирә-якны күзәтү идарәсе дә уңай хәбәрләр белән шатландырмый. Көннәрнең җылынуы дәвам итәчәк, су ташуы да туктамас кебек.


Унбер авылда хәлләр мөшкел, ашыгыч рәвештә 120 кеше коткарылды, елгаларда боз китү сәбәпле, газ торбаларына да зыян килү очраклары теркәлде. Тукай белән Яңа Чишмә районнарында 2,3 мең кеше тәүлек дәвамында газсыз утырды. Республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Рафис Хәбибуллин вазгыять тотрыксыз дип бәяләде. Лениногорски, Әлки, Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга районнарында хәлләр шәптән түгел.

Татарстанның гидрометеорология һәм тирә-якны күзәтү идарәсе җиңел суларга иртәрәк дип белдерде: “Республиканың көнчыгышында һава торышы нормадан 10 градуска югары, башка җирләрдә 4 градуска артык. Төрле хәлләр булырга мөмкин. Температураның җылынуы дәвам итәчәк. Республиканың көнбатышында киләсе өч тәүлектә көндез дә, төнлә дә һава торышы югары торачак, көнчыгыш районнарда уртача температура 19 градус булачак”.

“Су ихаталарны агызып алып китте”

Лениногорски районының берничә авылын су баскан. Кәркәле, Иске Писмән, Сугышлы авылларында 21 йорт су эчендә калган, 16 кеше эвакуацияләнгән.

Сугышлы авылы Шушма елгасы ярында утыра. 9 апрель көнне елга нормадан тыш 2 метр 35 сантиметрга күтәрелгән, пәнҗешәмбе иртәсендә су бераз кимегән – 1 метр 30 сантиметр. Авылда яшәүчеләр “хәзер урамда йөрерлек, урамга чыга алабыз”, диләр.

“Елга ярында 90 йорт утыра. Су ару ташты, шактый йортларга зыян килде. Сишәмбе көнне урамга чыгарлык түгел иде. Быел кар аз, ләкин җир туң, сеңдерә алмый. Таулар арасында утыргач, авылга шуннан да сулар агып төште. Өстәвенә бертуктаусыз яңгыр яуды. Ишелгән коймалар шактый, кайберләрен су алып китте.

Су кайбер йортларның тәрәзә төпләренә кадәр менде. МЧС катерлары белән 9 гаилә коткарылды. Аларның кайсысы туганнарында, кемдер танышларында урнашты”, дип сөйләде Сугышлы авылының башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәйсә Сәетова.

Авыл советы башлыгы “ташу буласын алдан чамалаган идек, шуңа күрә алдан ук әзерләндек, ләкин табигатьнең кайчан, ничек килеп бәрүен алдан белеп булмый”, ди.

“Кемдер йорт җиһазларын сүтеп алып, түбәләренә урнаштырды. Кемдер өйләрен бикләде дә алдан ук чыгып китте.Барлык кешенең базлары су белән тулды. Ничә сумлык зыян килгәнен әйтә алмыйбыз. Авылдашлар арасында йортларын су басудан иминиятләштерүчеләр дә бар.

Авылда зур ташу 1979 елда булган, шулай ук 1984 елны да куркыныч иде дип искә алалар, ул вакытта, елга күрше Юлтимер авылындагы әбинең йортын юып алып киткән”, дип сөйләде Рәйсә ханым.

“Чулмандагы боз китүе безгә куркыныч”

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Түбән Каманың дүрт авылы: Каенлы, Байгул, Еланты, Красная Кадка су астында калган. Ләкин авылларда бу хәбәр дөреслеккә туры килми дип әйттеләр.

“Еланты авылының ике ягыннан да Шушма елгасы, ләкин, Аллага шөкер, йорт-куралар исән. Берничә пантон күперебез бар, аларны агызып китү куркынычы булды, ләкин алар да урында. Су нык акты, болыннар шыр суда, ашлык утырта алсак ярар иде... МЧС Чулманда боз китү белән безгә зыян килергә мөмкин дип кисәтте. Авылда Мәктәп, Яр буе урамнары су астында калырга мөмкин. Ходай саклап калыр дип телибез”, ди авыл башлыгы Раиф Гайнетдинов.

Әгерҗе районының Иж-Буби авылында барлык хезмәтләр дә аякка бастырылган. Елга ярларыннан чыккан, авыл эчендә калган. Урамда көймәләргә утырып йөриләр. Хәлләр бик үк яхшыдан булмаса да, кешеләр йортларын ташлап китәргә баш тарта. Авыл башлыгын урында тоту авыр, “сөйләшергә вакыт юк, дөньяны су басты”, диләр.

“Хуҗалыкларын ташлап китәргә теләмиләр”

“Елга ташар дип уйламадык та. Безнең кечкенә инеш, тавыклар җәяүләп уза торган елга. Кинәт җылытты бит. Көне-төне яңгыр явып, харап булдык. 4 метрлык үлчәү куйган идек, аны инде су каплап йотты. Сишәмбе иртән бар җирләр дә коры иде, төштән соң ике сәгать эчендә су 11 сантиметрга күтәрелде, шуңардан соң кимеми, арта гына... 3 урам тулысынча суда утыра. Өйләргә су үтеп керде. Халык абзардагы малларын сәндерәгә мендерде, ашлыкларны да коткарырга өлгерде.

Сәгать саен авылны әйләнеп киләбез, ризыклар белән тәэмин итәбез. Берсенең дә үз хуҗалыкларын ташлап китәсе килми. Исән-имин чыгарбыз дип ышанам. Әлегә телефоннар эшли, ләкин су китмәсә, элемтә будкалары да су астында калу куркынычы бар. Барлык хезмәтләр дә ашыгыч режимда эшли, район башлыгы, урынбасары да килеп йөри, һәрвакыт элемтәдә”, ди авыл башлыгы Айдар Хәлиуллин.

Иж-Буби авылы өчен дә су эчендә калу беренче очрак түгел. 1976, 1986 елда шулай ук мәхшәр иде дип искә алалар. Иж-Бубида соңгы тапкыр мондый хәлләр1992 елда булган.

Тукай районының Кече Шильня авылы янында Шильнинка елгасында боз киткән, каты агым белән бозның зур кисәкләре ярга чыгарып ыргытылган. Шул сәбәпле, югары басымлы газ торбасында 15 мм зурлыктагы тишек барлыкка килгән.

Кече Шильна авылында яшәүче Галина Попова “бу хәл дүшәмбе кич булды. Бер тәүләк буена халык газсыз утырды. Артык зыян булмады”, дип сөйләде.

“Су ташкыны зур иде, елга ярга зур-зур боз кәсләрен җиргә чыгарып атты. Боз калынлыгы галәмәт зур. Елга котырган кебек булды. Кешеләрнең утыннарын да агызып китте. 27 йортка су керде, ләкин артык зыянлы түгел. Йортларның икесе су эчендә калды, ләкин аларны көздән үк су баса иде, алар елгага нык якын утыра. Күрше Игенче, Илбахты, Олы Шильна авылларында яшәүчеләр бер тәүлек тирәсе газ куллана алмады. Табигатьнең шаяртулары шуның белән тәмамлансын иде”, диде ул.

Чистай районының Дүртөйле, Нарат-Елга авылларында плотинаны су агызып киткән. Авылдагылар Бахта елгасында ташу нык булды дип хәбәр итте, юып агызып алып китте. Мөслим авылында плотинаны тотып калып ала алганнар.

Хөрмәтле Азатлык укучылары, сезнең якларда да су ташулар күзәтелсә, безгә хәбәр итеп, фото, видеолар да җибәрә аласыз.

Азатлыкка фото, видео, аудио җибәрү бите

XS
SM
MD
LG