Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукин: Ходорковскийны азат итү илгә файдага булачак


Русия кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский тизрәк иреккә чыгарга тиеш дип саный.

Томскига баргач телевидение каналларының берсенә биргән әңгәмәсендә Лукин Ходорковский һәм Платон Лебедевны 13 елга кадәр иректән мәхрүм итү карарын нигезендәге «ЮКОС»ның икенче эше» «дөрес түгел» һәм «җитди түгел» дип белдерде. Лукин Ходорковскийга карата вакытыннан алда азат ителү карары кабул ителергә тиешлеген әйтте. Аның фикеренчә, Ходорковский иреккә ни кадәр иртәрәк чыкса, ил өчен шул кадәр яхшырак булачак.
XS
SM
MD
LG