Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәгълүмат чараларына ирек таләп итеп митинг үтте


Мәскәүдә Останкино телеүзәге янында мәгълүмат чаралары иреге өчен митинг үтте. Бу чараны “Яблоко” фиркасе оештырды. Ул хакимиятләр белән килешенгән иде.

Митингта катнашучылар НТВ телеканалының бүгенге мәгълүмати сәясәтенә протест белдергән. 2001 елда бу каналның җитәкчелеге мәҗбүри рәвештә алыштырылган иде.

Элгәре активистлар НТВ “Анатомия протеста” фильмын күрсәткән өчен пикетлар үткәргән иде инде. Бу фильмда Мәскәүдәге оппозиция чараларында катнашучыларга акча түләнгәнен расларга тырыштылар.
XS
SM
MD
LG