Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Идел буен хосусыйлаштыруга каршы митинг үтте


Казан халкы Иделне хосусыйлаштыруга каршы чыкты
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:02 0:00

Казан халкы Иделне хосусыйлаштыруга каршы чыкты

14 апельдә Казанда Иделдәге утрауларны хосусыйлаштыру, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә машина юлы төзү, шәһәрләрдәге урман һәм паркларны юкка чыгару сәясәтенә каршы “Халык һәм Идел, каршы!” дигән митинг үтте.


Митингны оештыручылар сүзләренчә, хәзерге вакытта “Займище” бистәсе белән “774нче км” арасындагы утрауларның бер өлеше “ЭкоМир Казан” һәм “ФинТрейд” ширкәтләренә очсыз гына бәядән сатылган.

Митингны оештыручыларның берсе Марсель Әхмәтҗанов Азатлык хәбәрчесенә, Идел буендагы җирләр канунсыз аукционларда сатыла, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстан җир һәм милек министрлыгының Яшел Үзән районындагы пулаты утраулардагы җирләрне 160-300 мең сум кебек бик арзан бәядән генә сатып җибәргән.

Ул әлеге канунсызлыкларны прокуратура һәм тиешле органнарга шикаять итүгә карамастан, нәтиҗәгә ирешә алмауларын белдерде.

Әхмәтҗанов бүгенге митингтагы таләпләрне хакимият ишетмәсә, кабат шундый митинглар оештырачакларын да әйтте.

Митингта катнашкан Рәхимҗан әфәнде, бу чарага Иделне саклау һәм түрәләр җирләрне һәм сулыкларны сатып бетермәсеннәр өчен чыктык, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Яшел Үзәндәге канунсызлыклардан хөкүмәт хәбәрдар, бу канунсызлыклардан анда яшәүче халык зыян күрә, ә түрәләр үз кесәләрен калынайта.

Рәхимҗан әфәнде мондый канунсызлыклар түрәләрне халык сайлап куймаудан килеп чыга дип исәпли.

“Президентны, шәһәр башлыгын халык сайлый торган булса, мондый башбаштаклык булмас иде, алар халыкка каршы эшләмәс иде”, дип саный ул.

Мулланур Вахитов һәйкәле янында үткән митингта баштарак 500-ләп кеше күренсә, ахырга таба бу сан бер мең чамасына җитте.

Митингны оештыручылар ризасызлык чарасының шәһәр хакимияте белән килештерелеп оештырылуын белдерде. Чара тыныч үтте, “Ирек” мәйданындагы митинглардан аермалы буларак бу чарада тәртип саклаучылар да азрак күренде.

Митинг барышында Русия баш прокуроры Чайкага, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Солдатовага һәм Русия баш прокуратурасының Идел буе федераль бүлгесе җитәкчесе Зайцевка мөрәҗәгатьләр таратылды.
XS
SM
MD
LG