Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр Олы көнне билгели


15 апрельдә православ христианнар Олы көнне билгели. Төнлә чиркәүләрдә келәүләр уздырылды. Казан керәшеннәре Христосның терелеп торуын билгеләр өчен Казанның Тихвин чиркәвенә җыелды.


Олы көн уңаеннан йомыркаларга хаклар күтәрелде. Моңа кадәр йомырканың дистәсе 35-45 сум булса, бәйрәм алдыннан сатучылар кесәләрен калынайту форсатын кулдан ычкындырмады: башкалада йомыркалар хәтта 60 сумга да сатылды.

"Бәйрәмгә алдан әзерләнәбез"

Сатучыларның мондый хәйләгә баруларын белеп, Олы көнгә алдан әзерләнүчеләр бар. Татар фольклорын бөртекләп җыйган Геннадий Макаров: “Олы көнгә барысын да алдан хәстәрләп куябыз”, дип әйтә.

“Үземне әллә ни дини дип санамасам да, өйдә бәйрәмне каршылыйбыз. Иң тәүдә йортларны тазартып чыгардык, торган урыннар ялт итеп торырга тиеш. Күп кеше ураза тотты, сөт, май, йомырка ашамадылар. Ураза тотуга әзер түгелмен дип саныйм, аның өчен эчке рухи бер көч кирәк, аны башкарган кешеләргә сокланам. Әби ураза тота иде, җиренә җиткерә иде, әнинең дә ураза тотканын хәтерлим.

Олы көнне билгеләр өчен барысын да алдан әзерләдек. Бәйрәм иртәсендә торып, йомыркалар пешердек. Аны, гадәттә, суган кабыгы белән кайнатабыз. Хәзер кибетләрдә төрле буяугычлар да бар, ләкин табигыйны куллану яхшырак. Куличны үзебез пешермибез, сатып алабыз, хәзер кибетләрдә ниндиләре генә юк. Кулич татар төрки сүздән чыккан дип чамалыйм, көлчәдән алынган булса кирәк. Бу көнне, гадәттә, кунак чакыру бар, хәзер бу кимеде. Элекке елларны сагынып искә алам, бөтен нәсел-нәсәбә, туганнар бер нигезгә җыелыша иде, хәзер, кызганычка каршы, күршеләр дә бер-берсе белән йөрешми”, диде Геннадий Макаров.

"Авылыбызда барлык йолалар җиренә җиткереп башкарыла"

“Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле башлыгы Артур Поляков Олы көнне Казанда уздырырга яратмый, ул туган авылы – Кайбыч районының Кыр Буасына кайтып киткән. Биредә Мәлки керәшеннәре яши. “Бу туганнар белән бергә җыела торган көн. Бездә һәр елны Олы көнгә дип туган нигезгә кайтырга күнегелгән”, ди ул.

Крәшеннәр бәйрәм каршылый
Крәшеннәр бәйрәм каршылый
“Олы көн – иң зур һәм матур бәйрәм. Аны авылда зурлап уздыралар. Бездә йортка иң беренче булып кунакка кергән кешене зурлап мендәргә утырталар, бүләкләр бирәләр. Бу көнне һәр өй саен балалар йөреп, кызартылган йомырка җыя. Күп бала кергән саен йортка муллык, бәрәкәт өстәлә дип әйтәләр. Кәнфит, тәм-том таратыла, ләкин иң зур бүләк – ул буялган йомырка.

Әни бәйрәмгә дип 50 йомырка пешерде. Йомыркаларны чиләккә ел дәвамында җыелган суган кабыгы белән салына һәм бер сәгать тирәсе пешерелә. Моннан тыш, йомыркалар имән кайрысы төсенә дә буяла, яшел төскә каен яфраклары ярдәмендә буяп була. Шулай ук Олы көнгә шәмәхә төсендәге йомыркалар да әзерләнә, бу сарымсак кабыгыннан ясала.

Гадәттә барлык туганнар Олы көнгә авылга кайта. Бу көнне туган нигез җанлана. Иртән таңнан камыр ризыклары әзерләнә, табын мулдан була. Бездә кулич урынына кабарып пешкән калач пешерәләр. Бу көнне эшләргә ярамый, хәтта чүпне дә күчерергә рөхсәт ителми. Көн дәвамында кунак кабул ителә, кунакка йөрелә. Безнең авылда рәт салу бар, һәрбер йорт кунак каршылый, аны чиратка салалар, күршеләрне, туганнарны ашка алу йоласы әлеге көнгә кадәр яши.
Кыр Буасы – 45 йортлык кечкенә авыл, чиркәү юк. Халык бәйрәм келәвенә күрше Торму авылына йөри”, дип сөйләде Артур.

"Тихвин чиркәвендә яшьләр шактый җыела"

Артист Аграфена Васильева керәшен яшьләре арасында дини йолаларга игътибар артты, Олы көн алдыннан ураза тотучылар саны да арта дип әйтә.

“Олы көн алдыннан Тихвин чиркәвенә төнге келәүгә бардым. Пауыл атакай үз телебездә бәйрәм йоласын уздырды. Бергәләп Христосны данладык, тәнгә сихәтлек сорадык. Келәүнең азагында “Христос терелеп торган!” дип әйтелгәч, колоколлар чыңлавы беткәч, һәрбер кеше “йортыма бәрәкәт, муллык килсен!” дип теләк теләдек. Келәүдә яшьләр күп иде.

Аграфена Васильева
Аграфена Васильева
Олыгайган саен дини бәйрәмнәрнең мәгънәсен, йолаларның хикмәтен аңлый башлыйсың икән. 90нчы еллардан башлап Олы көннең уразасын калдырмыйм, барлык нечкәлекләренә кадәр үтәргә тырышам.

Балачактан истә калган, әбиләр соңгы атнада ураза тоталар иде, 7 апрельдә елгадан балык тотыла, балык ризыгыннан авыз итү була иде. Ураза тоту җиңел түгел, кешеләр хәлсезләнә. Бу вакытта кылган догалар тизрәк кабул була, чөнки күк гөмбәзенең ниндидер катламнары ачыла.

Бәләкәй чакта Олы көннең йоласы итеп, авылда зур таган корыла иде, иртәнге чәйдән, йомыркалар җыю йоласыннан бала-чага, яшүсмерләр таган атынырга җыена иде. Ике яктан ике кеше, юан бауга утыручыны атындыралар. Бу керәшеннәрдә генә бар кебек. Олы көнне коега акча салу, кычкыру йоласы бар. Бу ел дәвамында янчык буш булмасын дигән теләк әйтеп башкарыла торган гадәт”, дип сөйләде Аграфена Васильева.
XS
SM
MD
LG