Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда ачлык игълан итүчеләр хастаханәгә ятудан баш тарта


Әстерханда бүген табиблар мэр сайлау нәтиҗәләрен кире кагу таләбе белән ачлык игълан иткәннәрне тикшерде. “Бердәм Русия” фиркасеннән намзәт булган Олег Шеин һәм аның ике тарафдарына хастаханәгә ятарга киңәш ителгән иде, әмма алар баш тартты.

Ачлык чарасы бер айга якын дәвам итә. Бу чарада катнашучылар сайлау вакытында “Бердәм Русия” әгъзасы Михаил Столяровны җиңдерү өчен алдашулар булды дип белдерә.

Олег Шеинны административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр дип тә хәбәр ителә. Бүген аны сорау алырга чакырганнар. Бу хакта эчке эшләр идарәсе хәбәр итә. Шеин кичә Әстерханда булган, хакимиятләр белән килешенмәгән, чараларны оештыручы буларак карала.

Шимбә көнне Әстерханда Шеин һәм аның тарафдарларына теләктәшлек белдереп күп кеше катнашында чара узды. Чарага төрле шәһәрләрдән, шулай ук Мәскәү белән Петербурдан, активистлар һәм сәясәтчеләр килгән иде. Шулай ук Столяровны яклау чарасы да үтте.
XS
SM
MD
LG