Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (76)


1918 елның 16 гыйнварында Милли идарә рәисе Садри Максуди (алгы планда) Конституцияне рәсми рәвештә игълан итә.
1918 елның 16 гыйнварында Милли идарә рәисе Садри Максуди (алгы планда) Конституцияне рәсми рәвештә игълан итә.

Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарларның Милли мохтарият әсаслары (дәвам)

10. Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары теленең мәктәпләрдә, мәхкәмәләрдә, идарәдә һәм социаль тормышта рус һәм башка милләтләрнең телләре белән бер үк хокукка ия булуы кабул ителә.

11. а) Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары Русия Җөмһүриятенең бөтен җирендә төрле мәктәпләр (башлангыч, урта һәм югары), сәнгать курслары, музейлар, китапханәләр; Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм мәгариф оешмаларын ачу хокукына ия.

б) башка милләт мәктәпләрендә укыган төрк-татарларга дин, ана теле, (милли) әдәбияты, (милли) тарихы һ.б. фәннәрне укыту мәсьәләсе хәл ителергә тиеш.
в) Милли мәдәният һәм милли мәгариф эшләрен йөртү автономияле Милли Идарәнең хокукы.

12. Җирле мәхкәмәләрдә һәм гомуми мәхкәмәләрдә (каралган) мөлкәт белән бәйле эшләрдә һәр ике якта да гаепләнүче һәм шаһитләрнең күпчелеге төрк-татарлар булган очракта бөтен эшләр төрк-татар телендә алып барыла. Хөкем карары да шул ук телдә чыгарыла. Финанс эшләре каралган бер як, җинаять эшләре каралганда бары тик гаепләнүче генә дә төрк-татар милләтеннән булса, югарыда сүз барган мәхкәмә эшләре якларның яисә гаепләнүченең таләбе буенча төрк-татар теленә тәрҗемә ителә. Югарыда күрсәтелгән мәхкәмәләр төрк-татарлар тарафыннан биреләчәк һәм бу мәхкәмәләр билгеләнгән милләт вәкилләренә тапшырылган документлар төрк-татар телендә языла.

13. Үзәк һәм җирле хөкүмәт органнарының, җирле дәүләт (земство һәм шәһәр) оешмаларының төрк-татар милли органнары һәм бу милләт кешеләре белән һәм гомуми органнарның башлыклары бары тик төрк-татарлардан торган очракта телдән һәм язма мөнәсәбәтләрдә һәр ике як фәкать төрк-татар телен куллана.

14. Төрк-татар милләте дәүләтнең (Русия) юридик шәхесе буларак илне идарә итү эшләрендә катнашу хокукына ия. Бу хокук Милләт Мәҗлесе тарафыннан кулланыла. Бу исә Милләт Мәҗлесе яисә аның башкарма органы бөтен хөкүмәт (үзәк) оешмаларын һәм мәмләкәтләрен (автономияле дәүләтләрен) төзү эшендә катнаша ала дигән сүз.

15. Илдә (Русиядә) хөкүмәт һәм суд оешмаларының нигезләре (яңадан) гамәлгә ашырылганда Эчке Русия вә Себер мөселман төрк-татарлары конституциясе белән тәэмин ителгән дини һәм милли автономияләренә зарар килмәскә тиеш. Хөкүмәт белән дәүләт органнары һәм аларның суд оешмалары да төрк-татарлар үз ( ана) телләрен куллана алырлык рәвештә төзелергә тиеш.

16. (Халыкның) 50 (илле) проценттан артыгын төрк-татарлар тәшкил иткән төбәкләрдә судьялар төрк-татар телендә сөйләшә белүчеләрдән сайланырга тиеш. Нинди дә булса эш каралганда дәгьвачы яисә җавап бирүче төрк-татар милләтеннән булса, судьялар арасында төрк-татар телен белгән берсе булырга тиеш. Эшне кире карау мәхкәмәләрендә, татарлар милләтенең мәнфәгатьләрен яклау өчен, бу мәхкәмәләргә караган хокукый ярдәм оешмалары төзелә. Бу оешмаларның корылышын Милләт Мәҗлесе билгели.

17. (Халыкның) 50 (илле) проценттан артыгын төрк-татарлар тәшкил иткән җирләрдә өлкә (ил), вилаять, губерна, өяз һәм волостьларда һәрбер идарәнең башлыгы итеп үзәктән билгеләнәчәк югары дәрәҗәле түрәләр төрк-татарлардан булырга тиеш. Төрк-татарлар халыкның 50 процентыннан азрак булган җирләрдә югарыда күрсәтелгән идараи оешмаларның һәйәтләре эчендә, төрк-татарлар белән элемтәдә арадашчылык кылу өчен, иң киме бер әгъза (мәэмүр) төрк-татар булырга тиеш. Үзәк хөкүмәттә исә, милләт белән хөкүмәт арасында арадашчылык итү өчен, төрк-татар милләтеннән министр хокукларына ия бер әгъза булырга тиеш. Аерым дәүләт һәм вилаятьләрнең үзәк хөкүмәте һәйәтләрендә төрк-татар милләтеннән берәүнең булырга тиешлеге шарты бу дәүләт һәм вилаятьләрнең конституцияләрендә билгеләнергә тиеш. Югарыда күрсәтелгән югары дәрәҗәле түрәләрнең һәрберсе, Милләт Мәҗлесе тарафыннан күрсәтелгәннән соң гына, тәгьйин ителә (билгеләнә). Бу югары дәрәҗәле түрәләр (судьялардан башкалары) үз эшләрендә Милләт Мәҗлесе алдында җаваплы.

18. Төрк-татарлар белән башка милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләргә караган референдум уздыру – Милләт Мәҗлесенең хокукы. Референдумның шартлары һәм уздырылуы Милләт Мәҗлесе тарафыннан гомуми кануннар әзерләү кысаларында билгеләнә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG