Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Безнең гәҗит»: Халык – акча эшләү коралы


Арча педагогия көллиятендәге хәлләр, Буа районында фатир бирелергә тиешле ветераннарның хакимият тарафыннан ярык тагарак алдында калдырылуы, полициядәге чатаклыклар... «Безнең гәҗит» болар турында язганнан соң вакыйгалар зур шау-шу куптаруга сәбәпче булды.


Кайбер темалар дәвамлы. Әйтик, «Безнең гәҗит»нең соңгы санында да Арча педагогия көллияте тирәсендәге вәзгыятькә ачынып язылган мөрәҗәгатьләр, Татарстан президентына ачык хат урын алган.

Соңгы вакытта Татарстан үзәк телеканалларда тискәре яктан еш телгә алына. Укытучыны баласын гарипләндерүдә гаепләүче әни кеше Павлова «Пусть говорят» тапшыруында катнашты. Ул республикабыз телеэкраннарында да, газеталарда да еш чыгыш ясый. Әлеге теманы газетабыз журналисты Эльвира Фатыхова да өйрәнде. Әмма ул тәкъдим иткән язма, башкаларныкыннан һәр ике якка да фикер белдерү мөмкинлеге бирелү белән аерыла. Юкса, гаепләнгән укытучыга сүз бирелми, бары тик үзен зыян күргән дип исәпләгән Павлова гына сөйли. «Укытучылар – суд залында» дип исемләнгән язмада әлеге җинаять эшендә Эльвира Фатыхова сәер, аңлашылмаган сорауларга юлыга. Улын гарипләндерүдә гаепләүче ана үзен бик дорфа тота, укытучылар өстенә гаепләр ата. Аларны банда дип атый. Казый аны берничә тапкыр кисәтергә мәҗбүр була.

Әлеге вакыйганың ничек тәмамлануын газетабыз күзәтеп барачак. Суд әле дәвам итә. Әмма әлеге мәкаләне укыгач, укытучы нахакка гаепләнми микән, дигән сорау туа.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова газетада еш чыгыш ясый. Ул татар иле буйлап сәяхәт итеп, татарларны барлап йөри. Һәм күргәннәрен «Безнең гәҗит» укучыларына да җиткерә. «Качкару – Кыти иле» дигән язмада Пенза өлкәсендәге татар авылы, аның данлы тарихы бәян ителә.

– Бу авыл элек-электән затлы кешеләре, морза-дворяннары белән данлыклы булган. Биредә бик күп фамилияләрне санарга булыр иде. Мишәр-татар фамилия-атамалары – гомумән, үзе зур тарих. Алар бик борынгы чорларга – бортас, хәзәр заманнарына, Алтын Урда хан-морзаларына, тарханнарына барып тоташа. Арада кайбер урысча фамилияләрнең очравын көчләп чукындыру нәтиҗәсе дип карарга кирәктер, әмма бу татарлар инде күптән, моннан йөз ел элек Ислам диненә кайткан, алар бүген мөселманнар, – дип яза Фәүзия Бәйрәмова.

Безнең түрәләр халык өчен ачыкмы?

«Халык – акча эшләү коралы» дип исемләнгән язмада журналист Гафил Кәримов Русиядә түрәләрнең халык хезмәтчесе түгеллеген, киресенчә, халыкның түрәгә акча эшләү коралы булуын тасвирлый.

– Алар нәкъ менә гади халык мәнфәгатен кайгырту, аның проблемасын хәл итү өчен йомшак кәнәфидә утыра бит. Юкса, урын биләп торуыннан бернинди мәгънә юк. Тик болай фикер йөртсәк, Русиядәге җитәкчеләрнең 80 процентын эшеннән азат итәргә кирәк, – дип башлый сүзен автор. – Әмма түрәләр фәкать үзләре, гаиләсе һәм туган-тумачасы баесын өчен генә эшли. Бездәге бер түрәнең дә янына кереп булмый. Әле сәркатибенә шалтыратып сөйләшә алсаң да, рәхмәт әйтерсең. Хәер, берәр гадәттән тыш хәл булса, аерым шәхесләрне түрә янына кертергә мөмкиннәр. Мисал өчен, «Дальний» полиция бүлегендә булган хәлләрдән соң эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров та, Русия Генераль прокуроры урынбасары да, Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да гади халыкны кабул итәргә тотынды. Ник соң алар моңарчы ук кабул итә алмаган? Минемчә, генерал Сәфәровка үз моң-зарын сөйләргә теләүчеләр аңа кадәр дә күп булыр иде.

Татарстанда эре түрә кабинетына эләгү бик авыр. Хат язып җибәрсәң дә, җавапка буш сүз әйтеп кенә утыралар. Шуннан соң, алар ничек итеп халык проблемаларын чишә икән, дигән сорау туа. Әнә Казан мэры Илсур Метшин үзе рульгә утырып, Казан урамнарын буйлаган да: «Бу юлда ничек йөреп булсын, адәм мәсхәрәсе!» дип шаккаткан. Ничә ел мэр булып утырган да, юлларның шундый начар икәнен белмәгән микәнни?! Халыкны вакытында тыңлаган булса, бәлки, юллар мондый хәлгә калмас та иде. Әле соңгы арада федераль матбугат битләрендә Мәскәү түрәләренең акча түләтеп кенә очрашуга ризалашуы турындагы мәкаләләре пәйда булды. Янәсе, хөкүмәт рәисе урынбасары Игорь Сечин белән күрешү 200 мең доллар тора, ә президент хакимияте башлыгының элеккеге беренче урынбасары Владислав Сурков исә очрашу өчен 100 мең долларга күбрәк ала икән.

Татарстанда түрә булып эшләп, берничә ел элек эшеннән азат ителгән кеше белән аралашканым бар. Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчеләренең дә мондый «ярдәмчеләре» бар. Мисал өчен, Казан мэриясендә эшләүче түрәләрнең берничәсе оффшор зонадагы фирмалар аша башкаладагы предприятиеләрне контрольгә алган икән. Ә инде аннан да эрерәкләре арасында тагын да зуррак бизнес хуҗалары булып торучылар бар. Экс-түрә әйтүенчә, Казандагы район прокуратура тикшерүчеләре арасында эшенә «Лексус» белән килеп, машинасын кеше күрмәсен өчен, берәр йорт ишегалдында калдыручылар байтак. Эчкәрәк киткән саен хәлләр тагын да искитмәле, әмма шунысы аңлашыла: түрәләр өчен сәясәт – бизнес, ә халык – акча эшләү коралы, дип нәтиҗә чыгара Гафил Кәримов.

Илфат Фәйзрахманов
мөхәррир
XS
SM
MD
LG