Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда хосусый автобус ширкәтләре каршылык чарасына әзерләнә


Әстерхандагы хосусый автобус ширкәтләрендә эшләүчеләр шәһәр мэриясенең транспорт челтәрен Волгоград эшкуарларына сатып кечкенә автобуслар урынына зурларын йөртә башлау планнарына ризасызлык белдерә.

Әстерхандагы автобус транспорты берләшмәсе мәгълүматларына караганда, берләшмәгә кергән барлык эшкуарлар шәһәр идарәсеннән алар белән эш килешүенең туктатылуы турында белдерү алган. 13 апрельдән 180ләп кечкенә автобус элекке маршрутларына чыга алмаган.

"Әстерханның транспорт челтәрен бүлү эше әле элекке мэр Сергей Боженов чорында башланды. Шәһәр хакимияте Волгоград эшкуарлары белән килешкән", диде транспорт берләшмәсе президенты Елена Ращепкина.

Автобусларда эшләүчеләр узган атнада инде шәһәрдә хәрәкәтне берничә сәгатькә туктатып торып мэриянең бу планнарына каршылык белдергән иде. Бүгенге көндә сөйләшүләр дәвам итә. Хосусый автобуслар хуҗалары чәршәмбе көнне шәһәр башлыгы Михаил Столяров белән очрашачак. Очрашу нәтиҗәсеннән чыгып зур каршылык чарасын уздыру-уздырмау турында карар кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG