Accessibility links

Гыйракта шартлауларда дистәләгән кеше һәлак булды


Гыйракта бомбалы кимендә 10 машина шартлатылган. Шулай ук бомбалар башка җирдә дә шартлаган. Төрле мәгълүматларга күрә, 24-тән алып 30-га кадәр кеше һәлак булган.

Илнең төньягындагы Киркук шәһәрендә иң канлы һөҗүмнәрнең берсе оештырылган. Бомбалы ике машина шәһәр үзәгендә, полиция кизүе янында шартлатылган. Дүрт кеше һәлак булган, 24 кеше яраланган. Бу хакта полициядәге чыганак һәм андагы хастаханәләрдә эшләүчеләр белдерә.

Күзәтүчеләр, узган елның декабрь аеннан, АКШ гаскәрләре Гыйрактан чыгарылганнан бирле, хөкүмәттәге коалициягә кергән шигыйлар, сөнниләр һәм көртләр арасында киеренкелек арта, дип белдерә. Шул ук вакытта күзәтүчеләр шигыйлар һәм полиция хезмәткәрләренә һөҗүмнәр артуны да әйтә.
XS
SM
MD
LG