Accessibility links

Коръәннең яңа "Казан басмасы" тәкъдим ителде


Коръәннең яңа "Казан басмасы" тәкъдим ителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:13 0:00

Коръәннең яңа "Казан басмасы" тәкъдим ителде

19 апрельдә Казанда Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бастырылган Коръәннең "Казан басмасы" тәкъдим ителде. 10 мең тираж белән чыккан яңа басмада элеккеге басмалардагы 30га якын техник хата төзәтелгән. “Казан басмасын” Татарстандагы дини китап кибетләреннән алып булачак.


Татарстан мөфтие Илдус Фәиз сүзләренчә, Коръәннең “Казан басмасы”, типографиядә беренче Коръән басылуга 225 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән.

“Бу Коръән, Татарстан диния нәзарәте тарафыннан 2012 елның Коръән елы дип игълан ителүе уңаеннан планлаштырылган чараларның да берсе иде. "Казан басмасы" - дөньяда билгеле булган 14 басма арасында иң билгеле, мәшһүре. Аны бар дөнья мөселманнары хөрмәт итә. Чөнки ул эре хәрефләр белән язылган, бик җиңел укыла һәм тарихи мирас булып тора”, дип белдерде ул.

Мөфти сүзләренчә, Коръәнгә карата әйтелгән бер гыйбарә буенча, Коръән беренче тапкыр Хиҗазда иңгән, Истанбулда матур итеп язылган, Каһирәдә күркәм итеп укылган, ә Казанда беренче тапкыр типографик ысул белән басылган.

“Коръәннең “Казан басмасы”нда моңа кадәр типографиядә басылганда киткән 30га якын хатасы бар иде. Моны Шиһабетдин Мәрҗәни дә әйтеп калдырган булган. Без аларны һәм тагын берничә хатаны төзәтеп “Казан басмасы”н халкыбызга тәкъдим итәбез”, дип тә өстәде Илдус Фәиз.

“Казан басмасы”н тәкъдим итүдә катнашкан Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин, төрле илләрдәге китапханәләрдә Коръәннең “Казан басмасы”ның булуы, бу китапханәләргә үзенә күрә бер шөһрәт тә китерә, дип билгеләп үтте.

Коръәннең “Казан басмасы”ның яңа басмасы 10 мең данә итеп нәшер ителгән. Ул беренче чиратта дин укытучыларга, мөхтәсибәтләргә, имамнарга таратылачак. Шул исәптән сатуга да чыгарылачак.
XS
SM
MD
LG