Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әстерханда Олег Шеинга теләктәшлек белдерү чарасы үтә


Әстерхан – Бүген Әстерханда мэр сайлау нәтиҗәләрен көчтән чыгарырга таләп иткән митинг үтә.

Сайлау нәтиҗәләренә протест белдереп, бер айдан артык ачлык тотучы “Гадел Русия” намзәте
Олег Шеинга теләктәшлек белдерү өчен Русиянең башка төбәкләреннән дә активистлар килгән.

Рәсмиләр чарага рөхсәт бирүгә карамастан, полиция берничә активистны тоткарлаган.

Оппозиция Әстерхан мэрын сайлауда “Бердәм Русия” намзәте файдасына хәрәмләшүләр булды дип белдерә һәм кабат сайлау үткәрергә таләп итә. Бу эш кысаларында мәхкәмә утырышы апрельнең 26-сына билгеләнгән.

Олег Шеинга теләктәшлек белдерү чарасы кичә Казанда да үтте.
XS
SM
MD
LG