Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (77)


Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы
Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы

Конституция. Үзәк органнар. Милләт Мәҗлесе

1. Милләт Мәҗлесе (ММ) махсус канун һәм кагыйдәләр буенча 50 мең кешедән бер вәкил исәбеннән гомуми, тигез, яшерен һәм турыдан-туры сайлана торган депутатлардан төзелә. Сайлау тәртибен ММ билгели.

2. 20 яше тулган һәрбер ир-ат һәм хатын-кыз ММ-нә сайлау һәм сайлану хокукына ия.

3. ММ дини, милли һәм мәдәни эшчәнлек, хәйриячелек һәм салым мәсьәләләре белән бәйле кануннар чыгара; милләт тарафыннан сайлануы күздә тотылган югары дәрәҗәле түрәләрне билгели; Бөтенрусия мөселманнары өчен уртак булган оешмаларга сайланырга тиешле кешеләрне сайлый; Милли Идарә әгъзаларын һәм югарыда күрсәтелгән үзе сайлаган түрәләрнең эшен тикшерә.

4. ММ үзенең контрольлек итү хокукын телгә алынган оешмалар әгъзаларыннан, милли кануннарга каршы булган гамәл кылганнары өчен, сорау алу, нинди дә булса вакыйга уңае белән алардан аңлатмалар алу яисә гомуми оешмалардан аларның эшчәнлеге турында хисап бирүне таләп итү рәвешләрендә гамәлгә ашыра.

5. Милләт исеменнән башка милләтләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыру – ММ-нең хокукы.

6. ММ эшкә керешер алдыннан депутатларның кануни рәвештә сайлану-сайланмавын һәм аларның вәкаләтләрен (беркетмәләрне) тикшерә.

7. ММ әгъзалары, (депутатлары) милли кануннарны үзгәртү һәм яңа кануннар чыгару максатында, ММ-нә тәкъдим кертү хокукына ия. Сайлау хокукына ия бер мең кеше дә ММ-нә тәкъдимнәр кертә ала. ММ әгъзалары тарафыннан кертелгән канун тәкъдимнәре, Милли Идарә һәм министрлыклар тарафыннан кертелгән канун өлгеләре һәм халык тарафыннан кертелгән тәкъдимнәр (кирәкле шартлар үтәлгән очракта) эчке низамнамәдә күрсәтелгән тәртип буенча карала.

8. ММ чыгарган карарлар, канун рәвешенә керә алулары өчен, утырышта депутатларның яртысы булырга тиеш.

9. Каралыр өчен кертелсә дә, кире кагылган канун белән бәйле эшләр ММ-нең бер үк утырышында кабат тикшерелми.

10. ММ-нең гадәттән тыш утырышы кимендә елына бер тапкыр була. Гадәттән тыш утырышларның вакытын билгеләү – ММ-нең вазифасы. Утырышның дәвамлылыгын билгеләү исә утырыш карамагында.

11. Милләт тормышында мөһим мәсьәләләр барлыкка килгәндә Милли Идарәнең карары яисә ММ әгъзаларының яртысының таләбе буенча ММ рәисе гадәттән тыш утырышны игълан итә ала.

12. ММ әгъзалары өч елга сайлана, ягьни ММ-нә сайлану мөддәте 3 ел.

13. Һәр сайлау узганнан соң, ММ-нең беренче утырышы 1 августта ачыла.

14. ММ әгъзаларының һәрбере аларны сайлаган вилаятьнең генә түгел, бәлки бөтен милләтнең вәкилләре булып тора.

15. Гомуми утырышта (җыелышында) фикер алышу башланыр алдыннан ММ комиссияләр сайлау хокукына ия.

16. ММ әгъзалары хөкүмәт (Русия) һәм (үзәк) канун алдында үзәк һәм җирле парламентлар депутатлары хокукларына һәм шәхес кагылсызлыгына ия.

17. ММ гомуми утырышларында катнашкан депутатлар, сөйләгән сүзләре өчен, ММ-нең үзеннән башка һичбер шәхесе яки оешма алдында җаваплы түгел.

18. ММ әгъзалары Русиянең үзәк һәм җирле парламентларына сайлана ала.

19. ММ-нең гомуми утырышлары халык өчен ачык. Мәҗлес рәисе кирәкле дип тапкан очракта яисә әгъзаларның таләбенә ярашлы, яшерен утырышлар да ясала ала.

20. ММ рәисен, аның ике урынбасарын һәм сәркатипне бер елга, сәркатипнең кирәкле санда ярдәмчеләрен җыелыш (сессия) вакытына ММ сайлый.

21. ММ гомуми утырышына рәислек итү, Мәҗлеснең эчке эшләрен оештыру - рәиснең вазифасы. Рәис – ММ-нең вәкиле.

22. Сәркатипнең вазыйфасы – ММ-нең секретарьлык эшләренә җитәкчелек итү.

23. Рәислек һәйәтеннән (президиум) рәис, аның урынбасары һәм сәркатип ММ утырышлары үткәрелә торган шәһәрдә һәрвакыт булырга тиеш. Искәрмә: Рәискә һәм аның урынбасарларына (ММ-ндә булган вакытта) көнлек эш хакы, сәркатипкә исә еллык эш хакы түләнә.

24. ММ әгъзаларына җыелыш (сессия) вакыты дәвамында Мәҗлес карар белән билгеләнгән күләмдә тәүлеклек һәм юл акчасы түләнә.

25. ММ-нең эшләре дәстүр, эчке низамнамә буенча йөртелә.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG