Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада парламент үз эшен башлады


Мьянмада күптән түгел узган сайлаудан соң, парламент үз эшен башлады, әмма демократ башлык, Нобел бүләге иясе Аун Сан Су Чжи һәм аның фиркасе депутат анты низагы сәбәпле утырышта катнашудан баш тартты.

Аун Сан Су Чжи һәм аның тарафдарлары «парламент вәкиле конституцияне яклаячак» дигән җөмләне «парламент вәкиле конституцияне хөрмәт итәчәк» дип үзгәртергә таләп итә. Алар фикеренчә, төп канунны яклау ул демократик түгел.

Мьянма президенты Тейн Сейн илне демократиягә илтү юлыннан баш тартмаячагын, әмма депутат антын үзгәртүне якламаячагын әйтте.
XS
SM
MD
LG