Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диния нәзарәте хаҗ сафәрләрен оештыруны үз кулына ала


Диния нәзарәте хаҗ сафәрләрен оештыруны үз кулына ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

Быелдан башлап Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ операторы эшли башлаячак. Нәзарәт хаҗ кылуны очсызрак һәм сыйфатлырак итәргә ниятли.

“Татарстан мөселманнары быел хаҗга очсызрак бәядән бара алачак. Быелдан башлап хаҗ квоталары бары тик Татарстан диния нәзарәтенә биреләчәк”, дип сүзен башлады Татарстан мөфтие Илдус Фәиз бүгенге матбугат конференциясен. Әмма ул быел Татарстанга күпме күпме квота биреләчәген әйтмәде, “бу мәгълүмат апрель ахырында билгеле булачак”, диде.

Илдус Фәиз, быелгы хаҗ сәфәрләре Татарстан хаҗиларына узган елгы бәяләр белән чагыштырганда арзанрак чыгачак, дисә дә, төгәл генә бәясен әйтмәде.

Мөфти, “хаҗ кылу бәясе якынча 100 мең сум чамасы булыр, әмма чиктән чыккан бәяләр булмаячак”, дип каләм ияләренең сорауларын җаваплады.

Илдус Фәиз Татарстан диния нәзарәтендә хаҗ буенча яңа оешма булдыруны, “республикада һәрбер дини мәсьәләдә Татарстан диния нәзарәте шөгыльләнергә тиеш, Идел-Хаҗ оешмасы белән безнең арада бернинди гауга юк, без алар белән бергә эшләргә тырышачакбыз”, дип аңлатты.

Аның сүзләренчә, узган елларда хаҗ сәфәрләрен оештырган “Идел-Хаҗ”, “Хезмәт-Тур” кебек операторлар быелдан башлап диния нәзарәте хаҗ операторына агентлыклар буларак ярдәм күрсәтәчәк.

Татарстан диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче мөселманнарны да моннан ары хаҗга, шул төбәкләрдәге диния нәзарәтләре аша җибәрә башлау програмы кертелүен белдерде.

Хәмидуллин, “Татарстан диния нәзарәте халыкта хаҗга бару мәдәниятен үстерү белән шөгыльләнәчәк”, дип белдерде.

“Моны беренче чиратта хаҗ кылу бәясен төшерү, аннан соң Мәккәдә яшәү шартларын, транспорт чараларын җайлау юлы белән башкарырга була. Без күбрәк гади мөселманнарның хаҗ кылу шартларын кайгыртабыз”, дип белдерде ул Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә.

Мөселманнар өчен быел хаҗ сәфәре 25 сентябрь-20 октябрь көннәренә туры килә. Татарстан мөселманнары диния нәзарәте програмы буенча хаҗга Төркиянең Истанбул шәһәре аша барачак. Хаҗга барырга теләүчеләрдән документлар 1 августка кадәр кабул ителәчәк, дип белдерде нәзарәт вәкилләре.
XS
SM
MD
LG