Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча укыгыз!


ХХ гасыр башында, йөз ел элек, татарларның күпчелеге мәктәпләрдә күп белем ала алмаса да, 90%ка якыны укый-яза белгән һәм алар белемгә тартылган.


Минем әбием авыр Беренче дөнья сугышы, революция елларында үссә дә, гомер буе гади эшче булып эшләсә дә, аңардан дистәгә якын гарәп язуындагы китаплар калды.

Ә бүген без туган телебездә күпме укыйбыз?

Күптән бирле мине шундый сорау кызыксындыра иде – татар телендә күпме китаплар, журналлар, гәзитләр чыга? Эзләнүләр Росстат рәсми статистикасына китерде. Аны укыгач, исәпләгәч һәм анализлагач шундый нәтиҗәләр килеп чыкты:

2010 елда Русия халыклары телләрендә чыгарылган китаплар, журналлар, гәзитләр. Росстат мәгълүматлары:

1. Китаплар

Русия халыклары телләрендә барлыгы 119356 китап бастырылган. Алар арасында:

Рус телендә – 118378 китап (99,18%)
Татар телендә – 280 китап (0,23%)
Башка телләрдә – 698 китап (0,59%)

Китапларның тиражы (мең экземпляр):

Бөтен тираж – 645329 мең
Рус телендә – 641659 мең (99,43%)
Татар телендә – 1776 мең (0,27%)
Башка телләрдә – 1894 мең (0,29%)

2. Журналлар

Русия халыклары телләрендә барлыгы 6150 журнал чыккан:

Рус телендә – 6045 журнал (98,29%)
Татар телендә – 28 журнал (0,46%)
Башка телләрдә - 77 журнал (1,25%)

Журналларның тиражы (мең экземпляр):

Бөтен тираж – 1811613 мең
Рус телендә – 1808662 мең (99,84%)
Татар телендә – 1037 мең (0,06%)
Башка телләрдә – 1914 мең (0,10%)

3. Гәзитләр

Русия халыклары телләрендә барлыгы 9618 гәзит чыккан:
Рус телендә - 9166 гәзит (98,29 %)
Татар телендә - 172 гәзит (1,79%)
Башка телләрдә - 280 гәзит ( 2,91 %)

Гәзитләрнең тиражы (мең экземпляр):

Бөтен тираж – 9510010 мең
Рус телендә – 9391206 мең (98,75%)
Татар телендә – 51835 мең (0,55 %)
Башка телләрдә – 66969 мең (0,70%)

[Мәгълүмат чыганагы – Российский статистический ежегодник, 2011]

Мәгълүмат өчен, 2010 елда җанисәп нәтиҗәләре буенча Русиядә:
руслар – 77,7%, татарлар – 3,72%, башка төп халыклар ~11%.

Китаплар, журналлар, гәзитләр тиражын халык санына бүлсәк, кеше саен 2010 елда уртача ничә китап, журнал, гәзит туры килә?

1. Китаплар

Бөтен тираж – бер кешегә 4,5 китап
Рус телендә – бер кешегә 5,7 китап (русларга рус телендә)
Татар телендә – бер кешегә 0,33 китап (татарларга татар телендә)

2. Журналлар

Бөтен тираж – 12,7 журнал бер кешегә
Рус телендә – 16,29 журнал бер кешегә (русларга рус телендә)
Татар телендә – 0,19 журнал бер кешегә (татарларга татар телендә)

3. Гәзитләр

Бөтен тираж – бер кешегә 65 гәзит
Рус телендә – бер кешегә 84 гәзит (русларга рус телендә)
Татар телендә – бер кешегә 9,7 гәзит бер кешегә (татарларга татар телендә)

Бу саннарга күрә, рус теленнән башка тагын якут һәм башкорт телләрендә дә китаплар, журналлар, гәзитләр татарчага караганда (бер кешегә) күбрәк басылган (якутча – 0,8 китап, 0,33 журнал, 16,6 гәзит; башкортча – 0,52 китап, 0,7 журнал, 13,5 гәзит).

Чагыштыру өчен: 1913 елда Русиядә 2,5 миллион булган (Русия халкының 2%); алар 1052 мең китап (тираж) татар телендә , 2291 мең (тираж) – гарәп телендә бастырган (гарәпчә китапларның күпчелеге татарлар бастырган). Русиядә китапларың бөтен тиражының татарча ~1% ка якын, гарәпчә ~2% булган.

Бу саннар һичбер сүзләрдән яхшырак Русиядәге татар һәм башка милли телләрнең чын хәлләрен күрсәтә.

Нинди нәтиҗәләр ясап була?

Беренчедән, бу Советлар Союзында, Русиядә үткәрелгән урыслаштыру, милли мәгарифне кысу, юк итү сәясәте нәтиҗәсе.

Икенчедән, хәзерге Русия хөкүмәтенең, Русиянең башка төп халыкларына, милли мәдәниятләргә карата чын мөнәсәбәтен күрсәтә.

Өченчедән, үзебезнең милли җәмгыятьтә күпчелеге татар китапларының, матбугатының әһәмиятен аңламыйлар, аңа җитәрлек игътибар бирмиләр.

Китап ул белем, мәгълүмат чыганагы гына түгел, ул – мәдәниятнең нигезе бит. Татарча укымыйча татар телен дә яхшы белеп булмый, милли мирасны да аңлап булмый.

Халык татарча укымый, шуңа китаплар да бастырылмый – шундый фикер очрый. Ләкин теләгән кеше дә аларны таба алмый. Казанга килгән татарлар, китап кибетләрендә, интегеп татарча китаплар эзлиләр. Бу хәл милләтебезнең киләчәге турында бик авыр хисләр тудыра. Читтә яшәүчеләр 5-7 бәя түләп интернет-кибетләр аша, кайбер китапларны гына сатып ала ала.

Туган телен белмәгән һәм өйрәнергә тырышмаган татар – укымышлы, мәдәни кеше санала алмый. Шул фикерне һәрбер татарга җиткерергә кирәк һәм ул милли җәмгыятьнең төп идеяларының берсе булырга тиеш.

Безгә татар китапларын тарату системасын оештырырга кирәк – алар һәрбер татар гаиләсендә булырга тиеш.

Аерым игътибарны журналларга бирергә кирәк. 1995 елдан 2010 елга кадәр, татарча журналлар саны 15тән 28гә арткан, шул ук вакытта аларның гомуми тиражы 6 тапкыр кимегән. Ә гәзит, журналларга кая яшәсәгез дә язылып була бит. Димәк, татар журналлары һәм укучылар бер берсен мәгълүмат диңгезендә таба алмый.

Татар китапларын, журналларын популярлаштыру юлларын табып, без аларның гомуми тиражын берничә тапкыр арттырырга тиеш. Беренче чиратта балалар өчен китаплар – хикәяләр, фәнни-популяр, тарихи китаплар кирәк. “Татарча укыгыз!” – татарларның төп өндәмәләренең берсе булсын.

Шул мәсьәләләрне чишү юллары турында бергәләп уйлашыйк.

Наил Гыйлман
Мәскәү шәһәре
XS
SM
MD
LG