Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Википедиясе 15 меңле булды


Тукай көнен Татар Википедиясе чираттагы уңыш белән каршылый. 25 апрельдә анда татарча мәкаләләр саны 15 мең чиген узды.

Унбиш меңенче мәкалә Пенза өлкәсендәге Оз исемле татар авылына багышлана һәм аны Илнур Габидуллин язган.

2009 елның язында латин имласыннан татар хәрефләренә күчкән татар Википедиясе шул елның ахырына биш мең, узган елның июленә ун мең мәкалә туплаган иде.

Википедиянең татар бүлеге 2003 елның 15 сентябрендә туса да, баштагы елларда тиз генә аякка басып китә алмый торды.

Башкорт телле бүлек исә баштарак мәкаләләр саны белән татар телле бүлектән бик нык калышып килсә, якын көннәрдә ул инде 16 мең мәкалә чиген узачак.

Ә менә баштарак татарлардан нык алда барган чуваш бүлеге тизлеген киметте. Хәзер анда 13600дән артык мәкалә бар. Күрше удмуртлар Википедиядә үз бүлекләренә 3 меңнән артык мәкалә туплаган.

2001 ел башыннан бирле эшләүче Википедиянең инглиз телле бүлегендә мәкаләләр саны 3 миллион 900 меңнән, урыс телендә 800 меңнән артык, төрек телендә 185 меңгә якын.

Wikipediaның татар бүлеге идарәчесе Рашат Якупов
Wikipediaның татар бүлеге идарәчесе Рашат Якупов
Дөнья күләмендә интернеттагы бу энциклопедияне куллану, аңа бәйлелек артканнан арта бар. Википедиянең татар бүлеге идарәчесе Рашат Якупов Азатлык радиосына: "Википедия ябылса, протест дулкыны зур булачак", дип белдерде.

Википедия - түләүсез проект. Анда мәкаләләрне һәркем яза ала, әмма моның өчен беркемгә дә акча түләнми. Азатлык радиосы да Википедиянең татар бүлегенә мәкаләләр язып ярдәм итеп килә: Азатлыкта Википедия.

Википедиянең техник чыгымнары өчен акча исә хәйриячеләрдән җыела.

Төрки телләрдәге Википедияләрдә мәкаләләр саны

1. Төрек Википедиясе – 184 835
2. Казакъ Википедиясе – 126 988
3. Азәрбәйҗан Википедиясе – 86 077
4. Башкорт Википедиясе – 15950
5. Татар Википедиясе – 15 008
6. Чуваш Википедиясе – 13 610
7. Саха Википедиясе – 8139
8. Үзбәк Википедиясе – 8115
9. Кыргыз Википедиясе – 6438
10. Төрекмән Википедиясе – 4480
11. Уйгыр Википедиясе – 2896
12. Гагауз Википедиясе – 1876
13. Карачай-балкар Википедиясе – 1718
14. Кырымтатар Википедиясе – 1699
15. Каракалпак Википедиясе – 579
XS
SM
MD
LG