Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тынычлык яратылышы” фестивале Казаннан Пермьгә күчерелә


Казанның халыкара мәдәни тормышының бер аерылыгысыз өлешенә әверелгән “Тынычлык яратылышы” җанлы музыка фестивале Казаннан Пермьгә күчерелә. Бу хакта фестивальнең арт-директоры Александр Чепарухин Татар-информга белдерә.

Чепарухин сүзләренчә, Универсиада алдыннан Меңьеллык мәйданы янындагы Ленин күперендә зур төзелешләр бару әлеге фестивальне үткәрүгә комачаулаган. Алар шәһәрдә күп халык та сыя торган, имин дә булган башка урын таба алмаган. Фестиваль 2013 елдагы Универсиаданың бер мәдәни чарасы да булачак дип белдерелә, әмма шул ук вакытта Чепарухин “Тынычлык яратылышы” Русиянең төрле шәһәрләре буйлап күчеп йөрергә дә мөмкин дип әйтә.
XS
SM
MD
LG