Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин һәм Медведевтан көлгән рәсемнәр күргәзмәдән алынган


Петропавловски-Камчаткадагы карикатура күргәзмәсеннән Путин һәм Медведевны сурәтләүче карикатуралар алып куелган.

Петропавловски-Камчаткадагы «Камчатка краеның сәнгать музеенда ачылган карикатурачы рәссам Денис Лопатин күргәзмәсеннән алты рәсемне алып куйганнар. Ул көлкеле рәсемнәрдә Медведев белән Путин сурәтләнә.

34 яшьлек сәләтле рәссам Лопатин рәсемнәрнең кеше күзеннән алынганлыгын күргәзмә ачылышына килгәч кенә күрә. Әмма ул үзе бу хәл белән килешми. Аның фикеренчә, сәясәтчеләр һәм түрәләр папарацциларның карикатурачыларның һәм җәмәгатьчелекнең зур игътибарына түзеп торырга һәм тыныч булырга тиеш.

Күргәзмәдән алынган рәсемнәр арасында мәгълүм эшмәкәрләр Борис Березовский белән Роман Абрамович карикатуралары да бар. Рәсемдә алар кулларына бер күсе тоткан. Петропавловски-Камчаткадагы журналист Игорь Кравчук язуынча, музей мөдире Татьяна Биковец ул күсене бер күренекле шәхескә охшатып рәсемне кеше күзеннән шәхсән үзе читкә алып куйган.

Музей мөдире Татьяна Биковец һәм карикатурачы Денис Лопатин
Музей мөдире Татьяна Биковец һәм карикатурачы Денис Лопатин
Музей мөдире Биковецны һәркем, шул исәптән Лопатин үзе дә яхшы кеше буларак искә ала. “Әмма башка күп кенә кеше кебек үк ул хәзерге шартлар корбаны һәм курку эчендә яши, алай-болай берәр нәрсә була күрмәсен дип алып кую ягын карый. Ягъни үзцензура күзәтелә һәм күрәсең ул әле күңелендәге коллыктан котыла алмаган. Русиядә хәзерге хакимиятләргә ялагайланучы тел һәм сәнгать белгечләре теге-яки бу әдәби әсәрдә, рәсемдә, шигарьдә экстремизм билгеләре бар, кемнеңдер абруена тия дигән бәяне җиңел генә чыгаруын гел күреп торабыз. Ә инде өйрәтелгән мәхкәмәгә шундый экспертиза нигезендә хакимият файдасына карар чыгарасы гына кала”, дип яза үз блогында журналист Игорь Кравчук.

Ә менә күргәзмәдә башкалар да карый алган “Крокодил күз яшьләре” исемле рәсемне Камчаткадагы федераль иминлек хезмәтенең “Э” үзәге хезмәткәрләре бик озаклап караган. Кемдер аларга бу рәсемгә автор Русия президенты булачак Владимир Путинны яшергән дип хәбәр иткән булган диелә.

Йоннары йолкынган ике башлы бөркет тоттырып ясалган президент Дмитрий Медведев рәсемен дә күргәзмә тамашачылары карый алмый. Бу рәсемдә Медведев пешерүче киемендә. Аның башлыгы астында, чәчләре арасында исә Путинга охшатып ясалган күсе күренә.

Камчаткада яшәүче Денис Лопатин былтыр берьюлы ике зур халыкара бәйгедә бүләкләнде. Аларның берсе Германиядә, икенчесе Португалиядә. Португалиядә үткән "World Press Cartoon" бәйгесе дөньяда шарж һәм карикатура осталарының иң абруйлы җыены санала. Лопатинга кадәр әле Русиядән бер генә рәссамның да бу бәйгедә уңышка ирешә алганы юк иде.

Быел исә ул Польшада үткән бәйгедә дөньяның иң яхшы 100 карикатурачысы исемлегенә кертелде.

Бер ел элек Лопатин Facebook челтәрендә һөнәри карикатурачы-шаржчылар бәйгесендә катнашып гран-при алды.

Лопатин рәсемнәре Камчатка газетларында 2002 елда чыга башлый. Кайбер рәсемнәре өчен аңа мәхкәмә алдында җавап тотарга да туры килә. Камчатка вице-губернаторы рәсемнәре өчен аны дүрт мәртәбә мәхкәмәгә чакыралар, бер газеттагы рәсемнәре өчен прокуратурага чакыралар, матбугатны күзәтү комиссиясе кисәтү ясый, төрле дәрәҗә түрәләрдән янаулар була.

Ә бервакыт хәтта край губернаторы Лопатинның кайбер рәсемнәре кайбер хатын-кыз түрәләрне мыскыллый дип соңгы мизгелдә генә аның бер күргәзмәсен ачуны тыя.
XS
SM
MD
LG