Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федотов президент каршындагы кеше хокуклары шурасыннан китәргә мөмкин


Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов әлеге оешманың кайбер әгъзаларының шурадан китәргә җыенуын раслады.

Федотов сүзләренчә, качакларга ярдәм оешмасы башлыгы Светлана Ганнушкина һәм солдат аналары комитетлары берлеге координация шурасы әгъзасы Ида Куклина да үзләренең китәргә теләүләрен белдергән.

Сәясәтче Дмитрий Орешкинның да кеше хокуклары шурасыннан китәргә җыенуы турында, Федотов матбугат чаралары аша белгән.

Федотов хәзерге шура эшчәнлеген нәтиҗәле дип бәяләде. Әгәр бу шура Владимир Путинга декорация өчен генә кирәк булса, үзенең аннан китәчәген дә әйтте. Әгәр алай була калса, бу шурага керүчеләр иҗтимагый оешма төзергә мөмкиннәр.

Бу ниятне Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева да хуплады.
XS
SM
MD
LG