Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сердюков: Ракета калканы тирәсендә вәзгыять көрчеккә төртелүгә якын


Русия әлегә АКШ һәм НАТО белән ракета калканы урнаштыру мәсьәләсендә уртак тел таба алмый. Вәзгыять көрчеккә барып төртелүгә якын.

Бу хакта Русия саклану министры Анатолий Сердюков Мәскәүдә ракета калканы мәсьәләләренә багышланган конференциядә чыгыш ясаганда әйтте. Аның сүзләренчә, әгәр яклар килешә алмаса, Мәскәү җавап итеп "хәрби-техник чаралар" күрергә мәҗбүр булачак.

Русия Европада ракета калканы булдыру планын Мәскәүгә төзәлгән дип берничә тапкыр тәнкыйтьләде. Көнбатыш илләр ракетадан саклану системасы җиһазларын Көнчыгыш Европа илләрендә һәм Төркиядә урнаштырырга ниятли.
XS
SM
MD
LG