Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида бәйсез радио офисында тентү булган


Беларус башкаласы Минскидагы бәйсез “Рация” радиосында милиция хезмәткәрләре тентү үткәргәннәр һәм тикшерү өчен компьютерларының хәтер тартмаларын алып киткәннәр. Бу хәл 2 май кичендә булган.

Радио хезмәткәрләре, милиционерларның прокуратурадан тентү үткәрү рөхсәте бирүче кәгазьләре юк иде, дип белдерә.

Беларуста “Радио Рация”га рөхсәтсез эшләргә туры килгән, чөнки тышкы эшләр министрлыгы берничә тапкыр радионы аккредитацияләүдән баш тарткан.

Беларус журналистлар ассоциациясе рәисе урынбасары Андрей Бастунец бу тентүне Дөньякүләм матбугат иреге көненә күңелсез бүләк буларак бәяләде.

Радиостанция җитәкчелеге милиция хезмәткәрләренең гамәлләрен прокуратурага шикаять итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG