Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Кайсы дин нигезен өйрәтү ата-аналар кулында”


“Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре” дәреслекләре
“Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре” дәреслекләре

Яңа уку елыннан “Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре”н Русиянең бөтен төбәкләрендә дә укыта башлаячаклар. Чуашстан мәктәпләрендә бу дәресләр ике ел сынау узды. Әле яңа гына Ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнүчеләр арасында олимпиада да үтте.

Шыгырданга олимпиадага Чуашстанның авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә "Ислам мәдәнияте нигезләре"н яхшы үзләштергән 75 укучы килде. Алты укучы бу бәйгедә җиңүче дип табылды.

Татар Согыты мәчете имамы Рәфикъ хәзрәт Сәфәров укучыларның белем дәрәҗәсеннән канәгать калганнарын әйтә. Сынаучылар төркемендә ул да булган.

“Аларның ислам нигезләрен өйрәтүен чагыштырмача яхшы, әйбәт дип әйтергә мөмкин. Бу дәресләрдә тирәнтен дини белем бирелмәве дә аңлашыла. Ислам диненең нәрсәгә нигезләнүе, Аллаһы тәгалә турында, Аллаһы тәгаләнең илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр турында алар өстән-өстән дөрес мәгълүмат бирә. Зур хаталар һәм ялгышлар күренмәде. Без үзебезнең мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә балаларга тирәнтен белем бирәбез”, диде Рәфик хәзрәт.

Дин нигезләре дәреслекләре барсы да урыс телендә чыккан. Шулай булуга карамастан, олимпиадага килгән укучыларның бөтенесе дә дип әйтерлек сорауларга җавапларны татарча язган.

Рәфикъ хәзрәт дин нигезләре дәресләрен быелдан бөтен Русиягә кертеп җибәүне хуплый һәм аның булуы бик әйбәт дип әйтә.

Кайбер мәктәпләрдә низаглар да булып алган

Чуашстанда сынау рәвешендә әлеге дин нигезләрен укыта башлаганда кайбер кытыршылыклар да килеп чыккан. Ата-аналар теге, йә бу динне укытуга каршы булганмы, әллә балалар арасында сез христианнар, ә без мөселманнар дигән низаг туганмы, әллә берәр дин тарафдары булган баланы башка бер ят дин дәресенә керергә мәҗбүр иткәннәрме – бу ягы билгесез. Рәфикъ хәзрәт Сәфәров: “Ул кытыршылыкларның бик тиз чишелгәнен генә әйтә алам, ниләр булганын үз өстемә алып сөйләп торуны кирәк санамыйм”, диде.

Чуашстан мәгариф министрлыгыннан да дин нигезләрен укыта башлаганда килеп чыккан кыенлыкларга тукталып торуны кирәк санамадылар. Министрлыкның мәктәпкәчә һәм гомум тәрбия бирү бүлеге баш белгече Инесса Ядранская сүзләренчә, “Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре”н укыту тәҗрибәсе республикада уңышлы дип табылган.

Бу дәрес алты юнәлештән тора һәм һәр юнәлеш өчен аерым дәреслек тә чыгарылган. “Православ мәдәнияте нигезләре”, “Ислам мәдәнияте нигезләре”, “Будда мәдәнияте нигезләре”, “Яһүд мәдәнияте нигезләре”, “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре”, “Дөньяви әхлак нигезләре” арасыннан әти-әниләр үзләре балаларының кайсын өйрәнәчәген хәл итәргә тиеш.

null
null
“Алты юнәлеш эченнән ата-ана берсен сайлап ала. Күпмилләтле республика булганга күрә, төрле милләт балалары бергә укыган мәктәпләр дә күп. Ни генә булмасын, барыбер баласының кайсы юнәлешне укыйсын ата-ана сайлап ала. Әгәр бөтен балалар арасыннан берсе генә башка бер юнәлешне сайлап алганда да, аның хокуклары исәпкә алына һәм ул юнәлеш тә мәктәптә укытыла”, диде Ядранская.

Мисал өчен, сыйныфтагы балаларның бер өлешенең әти-әнисе христиан мәдәнияте нигезләрен, бер өлеше мөселман мәдәнияте нигезләрен, бер өлеше дөньяви әхлак нигезләрен сайлап алган вакытта өч укытучы һәм өч кабинет та кирәк булачак. Алар бер үк вакытта төркемнәргә бүленеп дәресләргә кереп китә бит.

Ядранская Чуашстанда укытучылар белән дә, укыту бүлмәләре белән дә кыенлыклар тумады дип әйтә. Алдан мәктәптәге укытучылар махсус курслар узганнар. Белем бирү өчен руханилар җәлеп ителмәгән.

“Будда дине мәдәниятен өйрәнүче балалар да башка диннәр турында әз генә гомум мәгълүмат ала”, ди Ядранская. Чуашстанда сынау үткәндә “Диннәр мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре” дүртенче сыйныфның соңгы чирегендә һәм бишенче сыйныфның беренче чирегендә икешәр сәгать укытылган.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә яңа уку елыннан бу фәнне дүртенче сыйныфта ел буе, атнасына бер сәгать өйрәнәчәкләр. Һәм ул мәҗбүри укыйсы фәннәр исемлегендә булачак.
XS
SM
MD
LG