Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин инаугурациясе саннары


2004 елда да Владимир Путинның инаугурация тантанасы 7 май көнне узды
2004 елда да Владимир Путинның инаугурация тантанасы 7 май көнне узды

7 май көнне Мәскәү кирмәнендә Владимир Путинның президент антын китерү уңаеннан тантана һәм мәҗлес булачак. Кунакка кемнәр чакырылган? Табын күпмегә төшәчәк?

3 – Владимир Путинның инаугурация тантанасы Кремльнең өч залында – Георгий, Александр һәм Андрей залларында үтәчәк. Беренче тапкыр президент булганда да аның инаугурациясе шунда узды.

6 – Путин шул кадәр ел Русиянең президенты булачак. Дмитрий Медведев бу вазифадан киткәнче президентлык мөддәтен дүрт елдан алты елга кадәр озайтты. Путин 2018 елга кадәр, тагын бер сайланса – 2024 елга кадәр президент була ала.

10 – Инаугурация тантанасында кунакларны 10 еллык коньяк белән сыйлаячаклар. Мәҗлес табынында бары тик Русиядә җитештерелгән ризык булачак. Кунакларга ашарга ысланган балыклар, ак гөмбә соусы белән яшелчә коймагы, кыздырган үрдәк рулеты кебек тәм-томнар, эчәргә Kremlin аракысы, ак шәраб һәм шампан шәрабе тәкъдим ителәчәк.

63.6 – Шул кадәр процент тавыш белән Путин 2012 елның 4 мартында җиңеп президент булды. 2000 елда аның өчен 53% кеше тавыш бирде. 2004 елда бу сан 72% иде. Медведев 2008 елда 70% тавыш алып президент булды.

71 – Бер президентлык мөддәте тәмамланып тагын бер тапкыр президент булып сайланса, 2024 елда икенче президентлыгы тәмамланганда Путинга 71 яшь булачак.

1996 – Шушы елдан бирле Русиягә президентлар инаугурацияләренә чит дәүләтләр башлыкларының килгәне юк. Быел Казакъстан матбугаты президент Нурсолтан Назарбаев Мәскәүгә Путин инаугурациясенә барачак дип язды. Беларус һәм Украина президентларының килү ихтималы бар дип фаразланды. Әмма алар кунаклар исемлегендә юк. Тантанага Путинның дуслары - Германиянең элекке канцлеры Герһард Шрөдер һәм Италиянең элекке премьеры Сильвио Берлускониның килүе көтелә. Президент булгач та үзенең чит илгә беренче сәфәренә Путин Кытайга барачак. Аның бу сәфәре июнь аена планлаштырылган.

2000 – Тантанага шул кадәр кунак чакырылган. Алар арасында Федерация шурасы әгъзалары, дәүләт думасы депутатлары, Конституция мәхкәмәсе хөкемдарлары, дипломатлар, хакимият вәкилләре, “системадагы” оппозиция вәкилләре Михаил Прохоров һәм дини җитәкчеләр бар. Тантанага төбәк башлыклары һәм зур мәгълүмат чаралары мөхәррирләре дә чакырылган.

5000 – Инаугурация тантанасы истәлегенә басылган медальләр 5000 сумга төшкән. Аларны кунакларга таратачаклар.

25-30000 – Либерал-демократлар башлыгы Владимир Жириновский инаугурация хөрмәтенә шул кадәр тоткынны иреккә чыгарырга тәкъдим итте. Әмма амнистия кануны парламентта тикшерелмәде. Жириновский 18 яше тулмаган, бала көткән яки кечкенә балалары булган аналарны вакытыннан алда иреккә чыгарырга чакырган иде. 2008 елда да шундый ук канун өлгесе тәкъдим ителгән иде, әмма ул кабул ителмәде.

1 миллион – Путинның президент итеп сайлануы канунсыз булды дип санаган оппозиция шул кадәр кешене инаугурация алдыннан 6 майда урамга алып чыгарга вәгъдә итте.

15 миллион – Моның кадәр акча түләп (15 миллион сум) инаугурациядән соң мәҗлестә югары дәрәҗәдәге рәсми янында утырып булачак. Бу хакта мәҗлесне оештыручы бер хосусый ширкәт вәкиле белән сөйләшкән Forbes журналы хәбәрчесе язып чыкты. Арзанрак билетлар 6 миллион сум тора, әмма аларны алучылар инде үзләре теләгән урынны сайлый алмаячак. Кремль бу мәгълүмат дөрес түгел дип, аны кире какты.

26 миллион – Инаугурация мәҗлесе 26 миллион сумга төшәчәк.

260 миллиард – 2000 елда Путин беренче тапкыр президент итеп сайланганда Русиядә булган тулаем җитештерү күләме.

1.791 триллион – 2012 елда Путин өченче тапкыр президент итеп сайланганда Русиядәге тулаем җитештерү күләме.
XS
SM
MD
LG