Владимир Путин 7 майда өченче президентлык мөддәтенә кереште. Алдагы берничә ел илнең киләчәге өчен "хәл иткеч" булачак, Русия "үсешнең яңа баскычында тора", диде Путин. 2018 елда да сайлауда җиңсә, 2024 елда икенче мөддәте тәмамланганда Путинга 71 яшь булачак. Путинның сәяси карьерасындагы мөһим адымнарны карагыз.
Путинның сәяси баскычтан күтәрелүе

1
Владимир Путин һәм Петербур губернаторы Анатолий Собчак (уңда) Петербурда Австрия мәйданын ачу тантанасында. 28 сентябрь, 1992

2
Петербур шәһәр башлыгының беренче урынбасары итеп билгеләнгән Путин журналистлар белән очраша. Декабрь, 1995

3
Русия президенты Борис Ельцин (уңда) Путинны июль аенда Федераль иминлек хезмәте башлыгы итеп билгеләде. Горкида очрашу, 10 ноябрь, 1998 ел

4
Борис Ельцин хакимиятне Владимир Путинга тапшырганнан соң Кремльдән чыгып китә. 31 декабрь, 1999

5
Президентлыкка намзәт һәм дәүләт башлыгы Владимир Путин җәмәгате Людмила белән сайлау вакытында. Март, 2000

6
Владимир Путин җәмәгате Людмила белән 11 сентябрь террор гамәлләре корбаннары рухына дога кыла, 2001

7
Президент Владимир Путин Беслан фаҗигасендә яраланган бала янында. Сентябрь, 2004

8
АКШ президенты Джордж Буш Русия президенты Владимир Путинның 1956 елгы Волга машинасында. Май, 2005

9
Путин ул чактагы Чечня премьер-министры Рамзан Кадыйров белән очраша. Май, 2006

10
Русия президенты Владимир Путин һәм җәмәгате Людмила, АКШның элекке президентлары Билл Клинтон һәм Джордж Буш белән Борис Ельцин җеназасында. Апрель, 2007

11
АКШ президенты Барак Обама һәм Русия премьер-министры Владимир Путин Яңа Огаревода очраша. Июль, 2009

12
Премьер-министр Владимир Путин Тыва республикасында ялда. Август, 2009

14
Премьер-министр Владимир Путин Манеж мәйданында тарафдарлары белән очрашуда хисләненүен яшерми. Март, 2012