Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин өченче президент мөддәтенә кереште


Владимир Путин инаугурациясе һәм Мәскәү урамнары
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:02 0:00

Урамнарда полиция ризасызлык белдерүчеләрне куып таратканда, Кремльдә Путин президент вазифасына кереште.

Русиядә 2000-2008 елларда президент, соңгы дүрт елда премьер-министр булган Владимир Путин бүген 3 меңләп кунак алдында тантаналы ант биреп кире президент вазифасына әйләнеп кайтты.

Вазифасыннан китүче президент Дмитрий Медведев Путин анты алдыннан үз чыгышында Русия халкына үз хакимияте чоры өчен рәхмәт белдерде һәм Путинны ил халкының күпчелеге яклый дип аңа президент вазифасына керешүе уңаеннан котлау сүзләре әйтте.

Путин алдан әйтелгәнчә Медведевны хөкүмәт җитәкчесе итеп билгеләр дип көтелә.

Ант биргәннән соң Путин алга таба Русиядә демократияне ныгытырга вәгъдә итте.

Путин Русиянең яңа чорга керүен һәм алдагы берничә елның ил өчен хәлиткеч еллар булачагын белдерде.

Мәскәүдә якшәмбе көнне “Миллионнар маршы” белән башланган протест чаралары Путин инаугруациясе вакытында да тынмады. Полиция бүген Мәскәү үзәгендә рөхсәтсез протест чарасы оештырырга маташкан 80-ләп кешене, шул исәптән оппозиция җитәкчесе Борис Немцовны тоткарлады.

Протестчылар Путинга “Өченче мөддәтне – төрмәдә” дип кычкырды.

Тоткарлаулар шәһәрнең башка урыннарында да узды. Никита бульварындагы Жан-Жак кафесы янына җыелган, Путин президентлыгын кабул итмәүчеләрне полиция хезмәткәрләре тоткарлады.
Жан-Жак кафесы янында ризасызларны тоткарлау
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00
Хәрәмләшүләр белән үткән сайлауда җиңгән Путинның өченче мәртәбә президент булуына каршы ризасызлык чараларына кичә Мәскәүдә 20 меңләп кеше чыкты. Полиция 400-дән артык демонстрациячене тоткарлады. Полиция белән бәрелешләрдә дистәләрчә кешенең, шул исәптән полиция хезмәткәрләренең яралануы хәбәр ителә.

Дүшәмбе иртән Борис Немцов журналистлар белән сөйләшкәндә Путинны Беларус президенты Александр Лукашенкага тиңләде.
Полиция Путин кортежын халыктан саклый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00
Хокук яклаучы Лев Пономарев Азатлык радиосына: “Минем исемнән Владимир Путинны котлагыз. Аның инаугурациясе көнендә нацист хакимияте урнатшы”, диде.

Пономарев шулай ук полициянең кешеләрне оппозиция тамгасы булган ак тасма таккан яки такмаганлыгына карамастан барысын да тоткарлавын, ә кремль яклы хәрәкәтләр вәкилләрен уздырып җибәргәнлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG