Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Радиолар мактауга гына корылган”


7 май – Русиядә радио көне. Элек Татарстан дәүләт радиосында эшләгән хезмәткәрләр, хәзерге радиоларда тәнкыйть юк, халык яраткан җырлар тапшырылмый, хакимияткә куштанлану бик көчле, дип әйтә.

Мөслимә Шәфикова 25 елдан артык Татарстан дәүләт радиосында хатлар бүлеген җитәкләгән. Хатлар аның тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән. Пенсиягә чыккач капчык-капчык хатларны үзенең бакчасына илтеп куйса да, тарих бит ул дип, әле дә аларны мичкә ыргытырга кыймый.

“Ул вакыттагы хатлар – алар тарих инде ул. Барсын да язалар иде. Гаилә проблемнарын да, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, мәхәббәт турында да. Шикаятьләр дә бик күп була торган иде. Авыллардагы җитәкчеләрнең гаделсезлекләре турында яза иделәр. Безне чакыра иделәр. Аларны тикшерергә бара идем.

Суверенитет җилләре исә башлагач, анда китте инде бәйсезлек. Анда татар уянды инде. Баксаң, татар болай гына бер куштан булып йөри икән. Ул елларда минем күз алдымда татар шулкадәр нык үсте. Монда очраган кешеләр: “Суверенитетны син генә яуладың Мөслимә”, диләр. Мин аларны укый идем. “Бәйсезлек, бәйсезлек, дәүләт” дигән төшенчәләр ул вакытларда бик көчле булды”, диде Шәфикова.

Бүгенге радиоларда тәнкыйди тапшыруларның бөтенләй диярлек булмавын да әйтеп узды ул.

“Мин элек үзем эшләгән Дәүләт радиосының тапшыруларын кайчак тыңлаштыргалыйм. Нәсим Акмал милли темаларны бик әйбәт итеп күтәрә. Чит төбәкләрдәге татарлар өчен әзерләнгән тапшырулар да ошый. Ә тәнкыйди тапшырулар, кемнәргәдер ярдәм итүләр алар хәзер юк бугай. “Эфир”дагы кебек халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган радио хәзер бездә юк инде ул”, ди Шәфикова.

Элекке елларда да тәнкыйтьне эфирга чыгару алай җиңел булмаган. Шикаятьне тикшереп кайтып та җитмисең, син барган колхозның рәисе, йә булмаса райондагы берәр түрә радио җитәкчелегенә шалтыратып куйган була иде, ди Шәфикова. Җитәкчелек ул язманы ничектер эфирга бирмәскә тырыша иде, ә без журналистлар үҗәтләнеп барыбер үзебезнекен эшли идек, дип тә өсти. Туры сүзле булган өчен, Хаҗга барып кайткач, радио җитәкчелеге: “Бу сиңа диния нәзарәте түгел”, дип эштән китәргә мәҗбүр иткән аны.

Бөтенесе ал да гөл итеп кенә күрсәтелә

Әхмәт Рәшит
Әхмәт Рәшит
Бөтен гомерен дип әйтерлек Татарстан радиосына багышлаган 76 яшьлек Әхмәт Рәшит тә бүгенге радиоларда дөресен сөйләү беткәнлеген әйтә. Әхмәт Рәшит студент елларыннан ук радио белән хезмәттәшлектә була. Озак еллар радионың әдәбият-сәнгать тапшырулары баш мөхәррире булып эшли. Ул елларда да обкомдагылар татар тарихы, халыкның үткәне турында тапшыруларны эфирга чыгартмаска тырышкан. Әхмәт Рәшит сүзләренчә, ул еллардагы журналистлар барыбер җаен тапкан булган. Киреләнеп булса да үз сүзебезне әйтә идек, ә хәзерге радиоларны тыңласаң, илдә бер генә проблем да булмаган кебек тоела, ди ул.

“Хәзер күбесе мактауга гына корылган, бөтенесе ал да гөл итеп кенә күрсәтелә. Кимчелекләрне күрсәтү юк, ә илдә проблемнар бик күп. Аларны күрсәтмәскә, читләтеп үтәргә тырышалар.

Үз гомеремдә миңа чит илләрдә күп булырга туры килде. Минем Грециядә һәм Һиндстанда халык күп катнашкан демонстрацияләрне күргәнем бар. Анда халык бик актив һәм шуңа күрә азмы-күпме үзләренең максатларына да ирешәләр дип уйлыйм. Русиядәге хәлләр диварга шаку белән бер, бернинди үзгәреш тә юк”, диде Әхмәт Рәшит.

Файдалы кешеләр генә эфирга чакырыла

1965 елдан 2000 еллар башына кадәр, пенсиягә киткәнче, Татарстан дәүләт радиосында фонотекада эшләгән Дания Бикбова бүгенге радиоларда уйландыра торган тапшыруларның бөтенләй калмаганлыгын әйтә.

“Бүгенге көн яңа радиолар җиңелчә генә эшли. Алар яңалыкларны гына җиткереп тора. Уйландыра торган тапшырулар бөтенләй юк. Мәгънәле әйбер таба алмыйм мин анда.

Куштанлану бар. Үзләренә файдалы булган кешеләрне генә чакырып тапшырулар ясаганлыгы күренеп тора”, ди Бикбова.

1965 елда Татарстан радиосында 27 меңләп язма булган. Дания Бикбова: “Мин эштән киткән вакытта фондта 50 меңләп язма бар иде”, дип әйтә. Шул байлыктагы әдәби-музыкаль язмаларның, спектакльләрнең хәзер бөтенләй тапшырылмавына да бик борчыла ул. Өлкән һәм урта буынга радиоларның бөтенләй игътибары бетте, алар өчен рәхәтләнеп тыңлар әйбер дә калмады, дип тә әйтә.

“Хәзер Татарстан радиосының сәгатьләре чикләнде. Мин эшкә кергәндә дә ул нәкъ шулай ук иде. Шулай булуга карамастан, язучыларның юбилейларына һәм истәлекле даталарга, махсус үтенечләр язып, күренекле шәхесләрнең әсәрләреннән әзерләнгән күләмле радио тапшыруларны эфирга бирә идек. Бөтен зур тапшырулар, әдәби-музыкаль язмалар үле капитал булып ята хәзер. Алар хәзер безнең Татарстан дәүләт радиосында яңгырамый. Башка радиоларны әйтеп тә тормыйм. Шуларны эфирга бирү өчен алар берәр ничек вакыт таба алмыйлар микәнни соң?!” ди Бикбова.

Хәзер “кочаклыйм да ятам да, фәлән дә төгән” генә җырлыйлар

Дания Бикбованы радиоларда халык яраткан, мәгънәле җырларның бик сирәк кенә яңгыравы борчый.

“Һаман-һаман шул җырчы. Көненә өч-дүрт тапкыр ишетәм мин аны. Димәк, ул анда редакциядә эшләгән кемгә дә булса ошый күрәмсең. Ә элеккерәк җырчылар, Габдулла абыйлар һәм Хәйдәр Бегичевләр килеп чыкса, мин бик шатланам. Хәзерге җырчыларның тавышы матур булырга мөмкин, ә мәгънәле җыр бит юк”, ди Бикбова.

Әхмәт Рәшит тә мәгънәле җырларның әллә нигә бер генә ишетелүенә ризасызлык белдерә.

“Безнең заманда атаклы кешеләр иде. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашева һәм башкалар булсын. Алар халыктан сайланып чыккан кешеләр. Монда теләсә кем хәзер, шуңа бик кәефем кырыла. Җырлары да “кочаклыйм да ятам да, фәлән дә төгән дә” рәвешендә генә калды”, ди Әхмәт Рәшит.

Мөслимә Шәфикова бакчасында булганда кайвакыт FM радиоларны тыңлаштыруын әйтә. Анда яңгыраган язмаларны ул җыр түгел дип әйтә.

“FM радиолардан, “Курай"ны, йә булмаса “Болгар”ны тыңлыйм. Җыр да җыр, җыр да җыр. Бер үк җырчы көннәр буе яңгырарга мөмкин. Гел вак-төяк җыр. Рафаэль Ильясов безнең дәүләт радиосында эшли. Менә аның тапшыруларында Зифа Басыйрова да, Габдулла Рәхимкуловлар да, Җәваһирә Сәлаховалар һәм башкалар да яңгырый. Алар күңелгә сары май булып ята. Аларның җырлары – чын җыр, чын эчтәлек, чын көй. Ә хәзергеләр бер сүзне генә кабатлап утыралар. “Мин сине яратам, син мине яратмыйсың, мин сине көтәм, мин сине көтәм, мин сине көтәм” дип 40 тапкыр кабатланган бер такмакка гына әйләнеп калды”, дип белдерде Шәфикова.
XS
SM
MD
LG