Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (80)


Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы
Надир Дәүләт, "1917 ел октябрь инкыйлабы вә төрек-татар Милләт Мәҗлесе", китап тышлыгы

1918 елгы конституция игълан ителү белән беррәттән, милли салым һәм дини мәхкәмәләр белән бәйле ике канун кабул ителә.


Милли салым һәм дини мәхкәмә кануннары

1918 елгы конституция игълан ителү белән беррәттән, милли салым һәм дини мәхкәмәләр белән бәйле ике канун кабул ителә. Беренче канун 20 маддәдән тора һәм, дини, милли һәм мәдәни эшләргә сарыф итү максатында, төрк-татарлардан милли салым җыюны күздә тота. Салым өч төргә бүленә: йорт, сәүдә, мөлкәт салымы. Канун буенча йорт салымы мәҗбүри (4-9 маддәләр) була, авылларда йорт башына 2, шәһәрләрдә 5 сум алыну күздә тотыла.

Сәүдә салымы (10-13 маддәләр) сәүдәгәрләрнең яхшы нияте, хәерхаһлыгы һәм ватанпәрвәрлеге нигезендә алынырга тиеш, ягъни ул мәҗбүри булмый.

Мөлкәт салымы һәр мең сумнан 3-15 сум алыну шарты белән байлыгы 5 мең сумнан арткан кешеләрдән алынырга тиеш, ләкин бу салымны да байларның теләгенә һәм хөкүмәтнең ярдәменә карап кына җыеп була. Гомумән, салым системасы катлаулылыгы һәм тормышка ашыру ихтималының азлыгы белән аерылып тора.

Канунның соңгы ике маддәсе (19-20 маддәләр) җыелачак салымны бүлеп таратуга кагыла. Аның буенча, барлыгы салым суммасының 40 проценты малия нәзарәтенә, 30 проценты – губерна (вилаять) идарәләренә, калган 30 проценты салым җыелган төбәкләрдәге җирле оешмаларга бирелергә тиеш.

Югарыда әйткәнебезчә, халыкта дин вә милләт хакына иганә туплау гадәте ерак тарихка барып тоташкан булган, ләкин иганәләр, бүләкләр тәгаен эшләргә йә вакыйгалар уңаеннан җыелган. Ә инде даими салым җыю системасын керткәч, моның нәтиҗәсен алдан әйтү авыр. Тик шулай да, дини һәм милли эшчәнлекне җәелдереп җибәрү өчен, тотрыклы керем чыганагы булдыру мөмкинлеге туа. Өстәвенә, Русиядәге инфляцияне исәпкә алып, канун авторлары салым күләмен бик түбән куя.

1918 елның 16 гыйнварында игълан ителгән өченче канун, ә ул 46 маддәдән гыйбарәт, дини мәхкәмәләргә, аларның эчке төзелешенә һәм вазифаларына карый. Канунның беренче 22 маддәсе диния нәзарәтенең вазифаларын һәм бурычларын билгели. Алар түбәндәгечә була: гыйбадәт кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек итү, мәчетләр төзү, яңа мәхәлләләр ачу, дин әһелләрен билгеләү һәм эштән азат итү гаилә һәм мирас мәсьәләләренең шәригать кануннары буенча хәл ителүен тәэмин итү, хәрбиләр, мәхкүмнәр, хастаханәдә ятучыларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Канунның башка маддәләре дини оешмалар корылышына багышлана. Канун буенча иң югары дини орган мәхкәмә яки диния нәзарәте, аннан түбәндәгеләр – милли вилаятьләрдә төзеләчәк урта дәрәҗәле мәхкәмәләр яисә мөхтәсиб мәхкәмәләре, авылларда исә - түбән дәрәҗәле мәхкәмәләр яисә имамнар мәхкәмәләре.

Уфадагы Мәхкәмәи-Шәргыянең кимендә бер гасыр ярым тарихы булган оешма булуы исәпкә алынганда, дини структурага шундый төгәллек кертү, әлбәттә, яхшы нәтиҗә бирер иде булса кирәк. Тик менә әгәр бөтен Русия күләмендә дөньяви кануннар кертелгән очракта, гаилә һәм мирас мәсьәләләрен шәригатьтә хәл итүнең перспективасы бик томанлы булып калуы бәхәссез. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: Милләт Мәҗлесе төрк-татарларның тормышын Ислам нигезендә оештырырга теләвен диния нәзарәтен (мөфтилек) төзүе белән ап-ачык билгели.

Хатын-кызларның хокуклары мәсьәләсе ул чорда һаман да әле бәхәсле булса да, ул бәхәстә соңгы сүзне мөфтилек әйтергә тиеш була. Милләт Мәҗлесе хатыннарга сайлау һәм сайлану өлкәсендә ирләр белән бертигез хокуклар бирә бирүен, ләкин күп хатынлылык (полигамия), аерылышу (талак) һәм мирас проблемаларында хатын-кызлар файдасына булмаган хосусларны ( моментларны) төзәтү янә диния нәзарәтенә төшә.

Мәскәү корылтаенда Ислам тарихында беренче тапкыр диния нәзарәтенә хатын-кызның, атап әйткәндә, Мөхлисә Бубыйның сайлануы инкыйлаби бер адым була. Тик бу мәсьәләне Коръән һәм хәдисләр буенча төгәл итеп хәл кылу соңгаракка калдырыла. Төптән уйласак, хәзерге көнебездә дә чишелеш таба алмаган мәсьәләнең ул заманның шартларында дөрес хәл ителүе мөмкин булмаган. Ләкин шунысын да әйтергә тиешбез: инкыйлабтан соң мөселман төрк-татар хатын-кызлары үзләрен һөнәри эшчәнлектә дә - мөгаллимәләр, табибәләр, шәфкать туташлары һ.б. булып, сәяси өлкәдә дә (сайлау һәм сайлану хокукына ия, төрле органнарда әгъза булулары, хатын-кыз оешмалары төзүләре һ.б.) һәм хәтта дини хәятта да (Мөхлисә Бубый) үзләрен күрсәтә башлыйлар.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG